9 яшьлек кызны ДНК анализы буенча тапканнар

Смоленск шәһәрендә 9 яшьлек кызны урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Машинасы салонындагы биологик эзләр ихтимал җинаятьчене ачыклауга ярдәм иткән Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза «Российская газета».

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Смоленск өлкәсе буенча идарәсендә эшләүче коллегаларымның профессиональ эше баланың кайда икәнлеген билгеләү мөмкинлеге бирде», – дип язган Волк.

Аның әйтүенчә, оперативниклар баланы утыртып алып китүдә файдаланылган автомобильне билгеләгән. Белгечләр машина салонында биологик эзләп тапкан.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, ДНК анализы нәтиҗәләре кыз баланы урлауда шикләнелүченең эзенә төшү мөмкинлеге биргән.

Аның сүзләренә караганда, ир-ат җинаять кылуда шикләнелеп тоткарланган. Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен билгеләү буенча чаралар уздырыла.

Исегезгә төшерәбез: 24 февральдә Смоленск шәһәрендә 9 яшьлек кыз эте белән урамга чыккан җирдән юк булган. Баланы эзләүдә, волонтёрлар һәм махсус хезмәтләрне кертеп, 300 дән артыграк кеше катнашкан.

Кичә кич кызның шәһәрдәге бер йорт фатирында табылуы турында хәбәр ителгән. 1983 елгы ир-ат та шунда булган.