Рөстәм Миңнеханов Каһирәдәге Әл-Карафа каберлегендә Муса Бигиев каберендә булды

Бүген Мисырга эш сәфәре барышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдәге Әл-Карафа каберлегендә татар фәлсәфәчесе-дин белгече Муса Бигиев каберендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге зәбәр итә.

Бигиевлар нәселе Пенза татарларыннан чыккан. Муса Бигиев Бакчасарай, Казан, Бохара кебек мәдрәсәләрне тәмамлый, Каһирәдәге «Әл Әзһәр» университетында, аннары Мәккә, Мәдинә һәм Британия Һиндстаны шәһәрләрендә укый.

1905 елда Россиягә кайткач, Муса Бигиев Чистай сәүдәгәре һәм ишан Закир Камаловның кызы Бибиәсмәгә өйләнә. Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә актив катнаша. Дөньяда киң фикер алышуга ирешкән бик күп хезмәтләр язган.

1949 елның 28 октябрендә галим Каһирәдә вафат була. Аның казанышларына хөрмәт йөзеннән Бигиев Хәдивие солтан төрбәсендә җирләнә.

2025 елда татар җәмәгатьчелеге һәм РФ Мөселманнары диния нәзарәте күренекле татар дин әһеленең 150 еллыгына багышланган чаралар уздырды. Ә Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчетендә) Бигиевнең тууына 150 ел тулу уңаеннан уникаль күргәзмә ачылды, анда галимнең Таһирҗановларның гаилә коллекциясеннән булган шәхси әйберләре тәкъдим ителде.

TOP