Биш мәет: ана кеше балалары белән тереләй янып үлгәннәр

Фаҗига 14 февральдә Хабаровскның Кукан районы поселогында була. Яңа урамындагы шәхси йортта янгын чыккан, анда биш кеше - хатын-кыз һәм аның дүрт баласы һәлак булган.

Һәлак булган балаларның өчесе балигъ булмаган.

Хабаровск крае прокуратурасында хәбәр итүләренчә, фаҗига факты буенча "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр вакыйганың шартларын ачыклый. Тикшерү прокуратура контролендә.

Күзәтчелек ведомствосы шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары эшен тикшерүне оештырды. Әгәр хокук бозулар ачыкланса, прокуратура тиешле чаралар күрәчәк.