Балалар һәм студентлар өчен музейларны бушлай итәргә тәкъдим иткәннәр

Россия Иҗтимагый палатасында балалар һәм студентлар өчен музейларга керүне бушлай итү тәкъдиме белән чыгыш ясаганнар.

Инициатива авторлары фикеренчә, мәдәни учреждениеләргә ирекле керү яшь буынның мәдәнияткә кызыксынуын арттырырга ярдәм итәчәк.

Тәкъдим буенча, музейларга һәм күргәзмә үзәкләренә бушлай керү хокукы 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 23 яшькә кадәрге көндезге бүлек студентларына бирелергә мөмкин.

Хәзерге вакытта кайбер музейлар айга бер тапкыр бушлай керү мөмкинлеге тәкъдим итә. Мәсәлән, «Музейда төн» кебек акцияләр үткәрелә. Әмма бу, Иҗтимагый палата вәкилләре фикеренчә, яшьләрне мәдәни тормышка җәлеп итү өчен җитәрлек түгел.

Иҗтимагый палата сәркатибе урынбасары Владислав Гриб билгеләп үткәнчә, әлеге чара музейларга шунда ук зур чиратлар китереп чыгармаска да мөмкин. Әмма ул балаларга һәм студентларга теләсә кайсы вакытта мәдәни мохиткә якынаерга мөмкинлек бирәчәк.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.