Җырчы Римма Никитина белән сөйгәне Наилнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән клип Андрей Малахов тапшыруы мөхәррирләрендә кызыксыну уяткан. Римма белән Наил «Малахов» тапшыруында төшеп кайтканнар. Эфирны бүген кичке 17.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итте җырчы үз сәхифәсендә.
«Наил Рәҗәповка 28 яшь. Үз теләге белән махсус операция зонасына киткән «Нельсон» позывнойлы хәрби иң авыр сынаулар аша уза. Дусларын югалту, контузия, яраланулар, әсирлеккә төшү... Шушы сынауларны җиңеп чыгарга аңа әле үзе танышырга да өлгермәгән искиткеч кыз турындагы уйлары гына ярдәм итә. Татарстанның популяр җырчысына егет башын югалтып гашыйк була», – дип сөйлиләр тапшыруының анонсында Римма белән Наил турында.
Яшьләр үзләре дә тапшыруны зур түземсезлек белән көтүен әйткән Римма Никитина.