Виза таләпләрен үзара гамәлдән чыгару турындагы килешү үз көченә керде.
Ул илдә 90 көнгә кадәр өзлексез яки тулаем алганда ел дәвамында 90 көнгә кадәр яшәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта сүз бары тик туристлык максатлары турында гына бара.
Шундый ук визасыз режим Россиядә булганда Согуд Гарәбстаны гражданнары өчен дә гамәлдә. 2025 елда аларның Россиядә визитлары саны 35 проценттан арткан, ә россиялеләрнең корольлеккә сәфәрләре – 42 процентка.
Россия туристлары дөньяның 86 иленә визасыз йөри ала, шул исәптән Сербиягә, Кытайга, Бразилиягә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә. Шулай ук 38 юнәлешкә гадиләштерелгән керү системасы бар. Алар – Мисыр, Израиль, Индонезия, Кения, Мексика, Һиндстан һәм башка дәүләтләр.