«Керәшенчә туй иттек»: Питрәчтә яңа керәшен гаиләсе барлыкка килде

«Керәшенчә туй иттек»: Питрәчтә яңа керәшен гаиләсе барлыкка килде

Питрәчтә Лариса Горшунова һәм Олег Филипповларның туйлары керәшен йолалары белән үрелеп барган.

Лариса Горшунова һәм Олег Филиппов икесе дә Питрәчтән. 3 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Икесе дә кечкенәдән бәйрәмнәрне күреп, белеп үскән керәшен егете һәм кызы буларак, Филипповлар туйда да үз йолаларыбызга зур урын биргәннәр. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан туйга килгән «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбленең керәшен җыруларына табындагылар да кушылган. Җыру әйтә-әйтә, кунакларны сыйлаганнар. Уен-көлке дә онытылмаган.

Туйның икенче көнендә кыз ягы бүләкләр күтәреп егет өенә барганнар. Ике як туганнар очрашкач, иң истә калганы кыз ягының түшәк сатуы булган.

«Бирнәләр күтәреп, күчтәнәчләр, каз-үрдәкләр белән кияү ягына баруыбыз үзе бер бәйрәм булды. Йоласына туры китереп, түшәк тә саттык. Үзебез алып килгән казны, җырлый-җырлый, табынга чыгардык. Туйның мул табында ике якның үзара җыру әйтүе белән узган икенче көне дә бик күңелле булды», – дип хәбәр итте Маргарита Горшунова.

Яшьләргә бәхет телибез!

Фотолар шәхси архивтан.