Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан мул сыйлы табыннар әзерләнде.
(5 март, Апастово-информ)
Ифтар ашында «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов һәм күрше район, республика кунаклары катнашты. Мул сыйлы табыннар артында үзара мөнәсәбәтләр, Аллаһка якынаю турында вәгазьләр сөйләнде, догалар кылынды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән авылдашларны Изге Рамазан ае белән тәбрик итеп, "АгроАктив"хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте, районда үрнәк хуҗалык булуын әйтте. Хуҗалык җитәкчеләре Рәмис һәм Фәрит Рәхимовларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.