Дәүләки авылында Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Каюм Бариев истәлегенә багышланган тантаналы чара узды.
(4 апрель, “Апастово-информ”).
Якташның иҗади мирасына хөрмәт белдерү һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү максатын куйган бу вакыйга авыл тормышында әһәмиятле урын алды.
Дәүләки авылында күренекле якташ, сәхнә остасы Каюм Бариевны искә алу чарасы үтте. Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле — артист истәлегенә багышланган стелланы ачу булды. Әлеге вакыйга авыл халкын, кунакларны һәм якыннарын бер мәйданга җыйды.
Стелла ачылганнан соң, чара мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда кунакларны бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Анда тәкъдим ителгән уникаль фотосурәтләр һәм материаллар Каюм Бариевның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде.
Сәхнәдә якташның туганнары, авылдашлары аның турында җылы истәлекләрен яңартты. Татарстанның халык артисты, якташыбыз Илсур Сафин һәм район мәдәният йорты үзешчәннәре җыр-моңнарын бүләк итте, сәхнәләштерелгән өзекләр тәкъдим ителде.
Чара кысаларында шулай ук Габдрахман Хафизовның “Өзелмәсен буыннар: Дәүләки авылы тарихы” китабы тәкъдим ителде. Әлеге басмада авылның үткәне, күренекле шәхесләре, шул исәптән Каюм Бариевның тормыш юлы да киң яктыртылган.
Истәлек кичәсен “Апас” якташлык җәмгыяте вәкиле, якташыбызның туганы Наил Мифтахов оештырды. Аның тырышлыгы белән чара югары дәрәҗәдә, эчтәлекле итеп уздырылды.
Район башлыгы исеменнән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев чыгыш ясап, әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.
“Бүген бик зур эш башкарылды. Районда “Апас” якташлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырылган проект кысаларында инде җиденче стелла ачыла. Бу киләсе буынга күренекле шәхесләребезне таныту, аларның исемен мәңгеләштерү өчен зур әһәмияткә ия. Каюм абыйның рухы шат булсын, урыны җәннәттә булсын”, — диде ул.
Чарада шулай ук “Апас” якташлык җәмгыяте вәкиле Наил Галиуллин да катнашты.
"Зур һәм мөһим вакыйгага җыелдык. Без инде җиденче авылда якташларыбыз исемен мәңгеләштерәбез. Әлеге эш дәвамлы булсын иде", — дип билгеләп үтте ул.
Каюм Бариевның туганы Наил Мифтахов та истәлекләре белән уртаклашты.
"Каюм абыйны кечкенәдән үк интеллигент, тыйнак кеше буларак хәтерлим. Ул һәрчак елмаеп торды, кунакчыл булды. Бар гомерен театрга багышлады. Нәселебездә шундый күренекле шәхес булуы белән горурланабыз", — диде ул.
Артистның килене Галина ханым да аның якты истәлеген саклавын әйтте.
“Ул бик тәртипле, тыйнак, зыялы кеше иде. Лаеклы ялда да театр тормышыннан аерылмады. Сәламәт яшәү рәвеше алып барды, һәрвакыт хәрәкәттә булды. Аның турында иң якты истәлекләр генә калды”, — дип сөйләде ул.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм район мөхтәсибе Рәис Нигъмәтҗанов та катнашты һәм чыгыш ясады.
Каюм Бариев истәлегенә багышланган әлеге чара якташлар күңелендә тирән эз калдырды һәм күренекле шәхеснең исемен мәңгеләштерү юлында тагын бер мөһим адым булды.
Каюм Бариев 1898 елның 6 февралендә Апас районының Дәүләки авылында дөньяга килә. 1926 елда Татар театр техникумын тәмамлап, Татар академия театры сәхнәсендә хезмәт юлын башлый. Ул гомере буе Галиәсгар Камал театрына тугрылыклы булып кала. Зур булмаган рольләр аша да тамашачы күңелен яулау осталыгы белән аерылып тора, рус һәм чит ил авторлары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.
1959 елда аңа ТАССРның Атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.