Татарстан эшмәкәрләренә дүрт айда 19 млрд сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 190 меңгә җиткән. Бу хакта республика икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, 2026 елның беренче дүрт аенда гына Татарстан бизнесына 19,6 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Хәзер республикада эшкуарларны хуплауның киң системасы эшли. Бу чаралар, нигездә, икътисадның өстенлекле тармакларына – эшкәртү сәнәгате, IT-өлкә, кече технологик ширкәтләр, шулай ук сәнәгать парклары резидентларына юнәлдерелгән.

2026 елның иң мөһим яңалыкларыннан берсе – лизинг программалары буенча лимитларны арттыру. Мәсәлән, «Тотрыклы үсеш» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны лизинг белән тәэмин итү» юнәлешләре буенча финанслауның иң югары күләме ике тапкырга – 20 миллионнан 40 миллион сумга кадәр арттырылган. Ислам лизингы («Иҗара») программасы буенча лимит 15 миллионнан 30 миллион сумга кадәр арткан.

Моннан тыш, Татарстан эшмәкәрлекне үстерү фонды «Төзелешкә ярдәм – 2026» дигән яңа программаны эшләтеп җибәргән. Бу программа буенча еллык 8 процент белән 7 елга кадәрге срокка 10 миллионнан 60 миллион сумга кадәр льготалы заемнар алып була.

Бу ярдәмнән сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләр файдалана ала. Акчаларны мәйданы 1,5 мең квадрат метрга кадәр булган җитештерү биналарын төзү, реконструкцияләү яки сатып алуга юнәлдерергә рөхсәт ителә.