Апаста «Ике моң» парлы җырчылар фестивале 20 еллыгына 20 пар җыйды

Апаста «Ике моң» парлы җырчылар фестивале 20 еллыгына 20 пар җыйды

Апаста Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Ике моң” парлы җырчылар фестивале узды.

(6 март, “Апастово-информ”).

Фестиваль быел 20нче тапкыр үтте. Сәхнәдә райондашларыбыз белән бергә Буа, Югары Ослан, Тәтеш районының үзешчән җырчылары да чыгыш ясады.

“Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итеп, фестивальнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләделәр.

“Ике моң”да катнашкан парлар иң матур җырларны сайлап, тамашачыга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.