Район мөгаллимнәре һөнәри бәйгеләрнең республика этабында катнаштылар

Кичә Казанда 2025-2026 уку елында Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләренең республика этабын йомгаклау тантанасы узды.

41 кеше арасында район вәкилләре дә бар иде. Мөгаллимнәрне берничә номинациядә бүләкләделәр. Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нәҗметдинова «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә лаурет исеменә лаек булды. Сарман урта мәктәбенең химия укытучысы Альмира Мирзасалихова («Ел укытучысы» бәйгесе) белән Җәлилнең «Кызыл калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Рәхмәтова («Ел тәрбиячесе» бәйгесе) республика этабында катнашучылар дипломнары алдылар.

Аны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүләкләде.

Фотолар мәгариф бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

TOP