Таһир Бариев: «Төрле йогышлы авырулар чыгу фермерларны берничек тә битараф калдыра алмый»

Кукмара районы фермеры, райондагы фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Таһир Бариев мал авыруларына карата фикерен әйтте.

– Якын-тирә төбәкләрдә төрле йогышлы авырулар чыгу фермерларны берничек тә битараф калдыра алмый, әлбәттә. Шуңа күрә ветеринарларның таләпләрен үтәргә, авырулардан сакланырга тырышабыз. Башкача булмый. Әгәр беребез генә ялгышсак та, зыяны барыбызга да булачак. Бу уен эш түгел, бик җитди мәсьәлә. Ул-бу килеп чыга калса, безнеке кебек республика өчен фаҗига булачак. Шуңа күрә фермерлар аңлап кабул итеп, барысын да тиешенчә башкарып чыгарлар дип уйлыйм. Сөт бәяләренә килгәндә, бу проблема бер бездә генә түгел, шуңа күрә сабыр итәргә генә кала. Кемдер зур планнарын үзгәртә, кемдер киләчәккә өмет белән карап, алга таба тәвәкәлли, — диде ул.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

TOP