БДИ-2026: укучыларны «җентекләп тикшерү» тыела — яңа кагыйдәләр нинди?

2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) алдыннан имтихан тапшыручыларны тикшерү тәртибе үзгәрә.

Бу хакта Рособрнадзор мәгълүматларына таянып РИА Новости хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр буенча, имтихан пунктларында укучыларны физик рәвештә тикшерү, ягъни кул белән «капшап карау» тыела. Контроль бары тик металл эзләгечләр ярдәмендә генә башкарылачак.

Әгәр металл эзләгеч сигнал бирә икән, укучыга сигнал тудырган предметны үзе теләп тапшырырга тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта имтихан оештыручыларына укучыга яки аның шәхси әйберләренә кагылу катгый тыела.

Белгечләр аңлатканча, бу үзгәрешләр укучыларның шәхси чикләрен саклау һәм имтихан вакытында стрессны киметү максатыннан кертелә. Соңгы елларда ата-аналар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан артык кырыс тикшерүләр буенча тәнкыйть еш яңгырый иде.

Әмма кагыйдәләр йомшарса да, тыелган әйберләргә карата таләпләр элеккечә кала. Укучы металл эзләгеч күрсәткән предметны тапшырудан баш тартса, бу очракта махсус акт төзелә һәм аны имтиханга кертмәү карары кабул ителергә мөмкин.

Искәртеп узыйк, БДИ вакытында гаджетлар, шпаргалкалар һәм башка ярдәмче чаралар куллану катгый тыела. Кагыйдәләрне бозу нәтиҗәләрнең гамәлдән чыгарылуына китерергә мөмкин.

Яңа тәртип, бер яктан, укучылар өчен уңайлырак шартлар тудырса, икенче яктан, имтиханнарның гаделлеген саклау бурычын да үз көчендә калдыра.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.