Җиддәдә «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тәкъдим итү чарасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Казанга әлеге исем биргәннәре өчен ИСЕСКО һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, республика Россия белән ислам дөньясы арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту эшендә ярдәмне югары бәяли.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яшәвен, аларның ике миллионнан артыгы – Татарстанда икәнлеген искәртеп узды. Аның сүзләренчә, бүген ил мөселман дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә һәм Ислам дөньясында зур абруй казанган. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге багланышларны ныгытуга өлеш кертү мөмкинлеге белән горурлана.
«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылышы 14 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узачак.
Ел программасында дөньяны Татарстанның бай тарихы, күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук республиканың һәм аның башкаласының мәдәният өлкәсендәге заманча үсеше белән таныштыручы күп кенә чаралар үткәрү каралган.