Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов эшмәкәрләр белән очрашты

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов эшмәкәрләр белән очрашты

“Орион” яшьләр үзәгендә район җитәкчесе Рамил Айбатов һәм Казаннан килгән белгечләр катнашында узган очрашуда, нигездә, эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары һәм район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды.

Кече бизнес районның социаль-икътисадый үсешенә елдан-ел күбрәк өлеш кертә. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төрдәге товарлар белән баетуны тәэмин итә. Районда бу өлкәдәге хәлләр турында район җитәкчесе Рамил Айбатов җентекләп сөйләде.

- Кече һәм урта бизнеста 2000гә якын кеше мәшгуль, бу күрсәткеч ел башыннан 7 процентка артты (бу санга ялланган эшче-хезмәткәрләр дә керә). Районда 391 эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән – 326 шәхси эшмәкәр, 65 предприятие. Алар, нигездә, сату һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшчәнлек алып бара, — диде Рамил Тәлгать улы. – Кызганыч, бүген районда кадрлар проблемасы киске тора. Кайсы өлкәне алсак та, эшчеләр кирәк. Әлеге мәсьәлә бизнесны да читләп узмады.

Районда эшмәкәрләрнең 14 проценты авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли. Кече эшмәкәрлек предприятиеләре арасында “Багетный” кооперативы аерым урын алып тора. Бүген әлеге кооператив республиканың һәм күрше Самара өлкәсенең тугыз районын ипи белән тәэмин итә. Шулай ук “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы да ит продукциясен җитештерү өлкәсендә уңышлы эшли. Узган елны алар “Хәләл” сертификаты алдылар.

Республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшли. Чаралар комплексына ташламалы кредитлар, укыту программалары, маркетплейсларда, ярминкәләрдә сату керә.

Районда федераль һәм республика программаларыннан файдаланучылар бар. Әйтик, былтыр 12 кеше 35 миллион сумлык ярдәм алган. Ләкин, киңәшмәдә катнашкан белгечләр әйтүенчә, бу аз.

Казаннан килгән кунаклар эшмәкәрләргә үзләренең киңәшләрен җиткерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.