Узган ел республикада 400 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.
Бу, 2024 ел белән чагыштырганда, 7,3 процентка күбрәк. Бу турыда авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров тармакның еллык коллегиясендә әйтте.
Азы һәм эшкәртү сәнәгатен дә исәпкә алып, гомуми продукциясе күләме 772 млрл сумны тәшкил итте, — диде министр.
Коллегия башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә яңа машиналар тапшырды һәм "Казан Агро- 2026" авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карады.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.