Ни өчен дин әһелләре фитыр сәдакасының күләмен билгели

Ни өчен дин әһелләре фитыр сәдакасының күләмен билгели

Сорау-җавап.

КӨН АЯТЕ

«Ий иман китерүчеләр! Аллаһ сезгә хәләл иткән {тыймаган} нәрсәләрне хәрам кылмагыз һәм {Аллаһ билгеләп куйган} чикләрдән чыкмагыз. Дөрестән дә, Аллаһ {Үзе билгеләгән} чикләрне бозучыларны сөйми». («Мәидә» сүрәсе, 87нче аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

«Иманлы хәлдә һәм {Аллаһтан} әҗер-савап өмет итеп Рамазан аенда ураза тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары ярлыканыр. Иманлы хәлдә һәм {Аллаһтан} әҗер-савап өмет итеп Кадер кичәсендә гыйбадәт кылучының элек кылган гөнаһлары ярлыканыр». (Бохари, Әбү Давыд).

(Аңлатма: «Гафу итү» һәм «ярлыкау» асылда бер мәгънәне белдерә, ләкин шушы сүзләр үзенчәлекләргә ия. «Гафу итү» — простить, окончательно не помиловав. «Ярлыкау» — простить помиловав, стереть навсегда. Шулай итеп, Рамазан аенда һәм бигрәк тә Кадер кичәсендә кылган гыйбадәт бәрәкәтендә кешенең элек кылган гөнаһлары гафу ителеп кенә калмыйча, ярлыканыр һәм аның гамәл дәфтәреннән бөтенләйгә сөртелер.

СОРАУ:

Фитыр сәдакасына төгәл аңлатманы беләсе килгән иде. Ни өчен дин әһелләре аның күләмен билгели? Башка вакытта күпме бирәсең килсә, шулкадәр бирәбез бит?

ҖАВАП:

«Фитыр» сүзе гарәп телендәге «фәтара» тамырыннан төзелгән, ул «ашау» мәгънәсендә тәрҗемә ителә (чагыштыру өчен: «футур» — иртәнге аш (завтрак), «ифтар» — авыз ачу (кояш баегач ашау, уразадан чыгу), «фитыр» — мохтаҗны, фәкыйрьне ашату нияте белән бирелә торган сәдака. Шулай итеп, әлеге сәдаканың төп максат-мәгънәсе — мохтаҗ кешеләрне ризыкландырып сөендерү. Рамазан ае белән бәйле рәвештә фитыр сәдакасы Ураза гаетен бәйрәм итәргә, күркәм төстә үткәрергә булышыр өчен бирелә. Шуңа күрә күп җирлекләрдә фитыр сәдакасын нәкъ гает алдыннан ризыклата, ягъни төрле тәм-томнар белән бирү гадәте бар.

Ни өчен фитыр сәдакасының минималь күләме билгеләнә? Бу конкрет җирлектәге җәмгыятьнең икътисадый хәленә бәйле: әйтик, бер мохтаҗ кешегә 50 сум фитыр бирдең, ди... Бездә бу акчага нәрсә алырга була? Ә 4 кешелек гаилә исеменнән 800 сум бирелсә, сәдака алган кеше бәйрәм өстәленә әзме-күпме тәмле әйберләр инде алып кайта ала.

Аңлашылганча, фитыр сәдакасының бу яки теге җирлектәге ярма, хөрмә, йөзем бәяләре белән бәйле булуы очраклы түгел. Быел, мәсәлән, Татарстан мөфтияте тарафыннан фитыр сәдакасы ярма бәясе белән хисаплаганда 200 сум, хөрмә, йөзем бәясенә карап исә 1200 сум итеп билгеләнде (зәкят нисабына ия булмаучылар 200, ә мөмкинлекләре зәкят чыгарырлык хәлдә булучылар исә фитраны 1200 сумнан бирә).

Шунысы мөһим: фитыр сәдакасын гаеткә кадәр тапшыру шарт булып тора. Хәдистән мәгълүм булганча, шул вакытка кадәр фитраны тапшырмаган кешенең уразасы кабул булмыйча, җир белән күк арасында эленеп калыр...

Ислам шәригатендә каралган шушы сәдака, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Бу дөнья — ахирәт басуыдыр, дөньяда ни чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың». Шуңа да өметләник: шушы дөнья тормышында кылган яхшылыкларыбыз, мохтаҗларны сөендерүебез, башкаларга ярдәм итүебез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә ахирәттә, Кыямәт көнендә безгә ярдәм итәр, шатландырыр, олуг нигъмәтләре белән бүләкләр.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде