Песошин: «Тулаем төбәк продукты 5,7 триллион сум тәшкил итте»

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган хисап тәкъдим итте.

«2025 ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты 5,7 триллион сум тәшкил итте. Үсеш – 102,9 процент. Төяп озатылган продукция күләме – 6 триллион сум. Сәнәгать җитешерүе индексы – 109,9 процент», – диде Алексей Песошин.

Премьер-министр әйтүенчә, сәнәгать җитештерүе күләменең 20 проценты махсус икътисадый зона резидентларына һәм алгарышлы үсеш территорияләренә туры килә. Аларның икътисадка керткән өлеше 9,3 процент тәшкил итә. «Ил Хөкүмәте ярдәме белән узган ел Зәй районында биотехнологияләрне үстерү буенча махсуслашкан «Зеленая долина» махсус икътисадый зонасы төзелде. Дүрт резидент үз проектларын тормышка ашыруга кереште инде», – диде Алексей Песошин.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе караганда, 2025 ел йомгаклары буенча республикада төзелеш күләме 1 триллион сум тәшкил иткән. «Татарстан бишенче ел рәттән елына 3 миллион квадрат метрдан күбрәк төзи», – диде ул.

TOP