Ике генә документ кирәк.
2026 елның июленнән пенсия рәсмиләштерү җиңеләйде: хәзер күпчелек гражданнар өчен паспорт һәм СНИЛС җитә.
Юрист Тимур Маршани РИА Новостига: «Калган мәгълүматларны социаль фонд цифрлы системалар аша үзе сорый. Россия
Хезмәт министрлыгының яңа боерыгы 2021 ел кагыйдәләрен алыштырды һәм пенсияләрнең барлык төрләренә (иминият, тупланма һәм дәүләт пенсияләренә) таләпләрне берләштерде», – диде ул.
Күпчелек очракта өстәмә белешмәләр таләп ителми.
«Пенсиягә чыгарга 2 яки 3 ел кала дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси хисаптан өземтәгә заказ бирегез. Әгәр дә ниндидер эш чоры булмаса, аларны хезмәт кенәгәсе яки архивка сорау белән раслагыз. Бу пенсияне шунда ук максималь күләмдә алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты Маршани.
Әгәр 2002 елга кадәрге эш чоры, чит илдә стаж һәм зарарлы шартларда махсус стаж турындагы мәгълүматлар цифрлаштырылмаган булса, аларны документлар белән расларга кирәк булачак.