Казанда «Әни-маркет» узачак

29 һәм 30 августта Казандагы «Елмай» паркында әниләр һәм балалар өчен «Ма-ма-маркет» узачак. Чара 11:00дән 20:00гә кадәр дәвам итә. Керү бушлай.

Маркетта Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән брендлар үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым, аксессуарлар, уенчыклар, тәм-томнар, өй өчен товарлар тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән. Әйтик, шопперлар бизәү, брелоклар ясау һәм термомозаика белән эшләү буенча мастер-класслар үткәреләчәк, шулай ук балаларны флористика белән таныштырачаклар. Әти-әниләр балалар белән бергә алъяпкычлар бизәүдә катнаша алачак.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, маркетның төп максаты — әниләрне һәм балаларны Россиядәге заманча җирле брендлар белән таныштыру, гаилә өчен файдалы һәм кызыклы ял оештыру. «Ма-ма-маркет» көннәрендә «Елмай» паркында V гаилә китап фестивале — «Тау Фест» та узачак. Анда Дарья Донцова, Дмитрий Емец, Алекс Хилл һәм башка язучылар, шулай ук 30дан артык нәшрият катнашыр дип көтелә.