Мамадыш районының Комазан Башының мәдәният йортында эшләп килүче «Карендәшләр» фольклор ансамбле (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мария Андреева) керәшеннәрнең «Өй чуклау» яки башкача «Өй киендерү» йоласын күрсәткәннәр. Бу хакта Мамадыштан Роза Галкина хәбәр итте.
Комазан Башы авылында, йола-гадәтләрне яңартып киләчәк буынга аңлатып, күрсәтеп калдыру гадәте дәвам итә. Әлеге йоланы Мария Андреева сәхнәләштерде. «Өй чуклау» белән бәйле балачак хатирәсе исемә төште.
Кечкенә чагымда бер туган апамны кияүгә бирергә эзерләгән чакларны. Күпме чиккән тастымаллар (сөлгеләр), тәре алдына яба торган ашъяулыклар, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, чигелгән урын җирләре... Алар барсы да пөхтә, матур, күз явын алырлык төрле төсле җепләр белән чигелгән. Кабартылып тутырылган парлы мендәрләргә чигелгән тышларны киертеп бастырып куйгач, хәтта кырдагы тере чәчәкләрне хәтерләтә иде.
Матчаны, буе белән ялгап тегелгән матчалык, матчалыкның итәген бала итәге ясап тегелгән яисә чәчкәләрнең кырлары башка төрле матур җеп белән миршкыланган тасма тегелә. Матчалыкны элеп куйгач, үзенә күрә өйнең ямен ачып, зурайтып җибәрә.
Әниемнең сеңлесе һәм әтием ягыннан ак түти, бал түти (безне кечкенәдән шулай әйтергә өйрәткәннәр) минем олы апамның кияүгә барасы йортына өй киендерергә бирнәлек сандыгы алып барган вакытлары. Аларга ияреп мин дә бардым, минем өчен бик кызыклы да эчтәлекле дә иде бу йола. Ризалык сорап, өйгә сандык алып керүләре дә үзенчәлекле, шушы йоланы тулыландырып, бизәп җибәрә. Йоласына туры китереп җыру әйтүләре дә кызыклы да, мәгънәле дә. Сандык эчендәге хәстәрләп тутырылган килен бирнәлекләрен, матур теләкләр әйтеп, аңлатып, өй хуҗаларына (булачак кода-кодагыйга) күрсәтеп, өй киендерделәр. Иң беренче итеп тәре почмагына алъяпкычлар эленде. Кече яктагы өстәлдә апамның үз куллары белән чигелгән ашъяулыгы урын алды. Урын җирләрен матурлап җәеп куйдылар, карават өстендә кабартылып тутырылган, чигелгән парлы мендәрләр менеп утырдылар. Матчалыкларны да үзенә күрә матур теләкләр әйтә-әйтә, озын җепкә эләктергеч (булавка) белән җайлап кына кертеп элеп куйдылар. Ишек кашагалары да матур чаршау белән төренеп, матурланып калды. Идәнгә буеннан-буена матур итеп сугылган паласлар җәелде. Иң кызыгы ахырдан икән, тиз арада самавар чыжлап кайнап чыга, табынга тәм-томнар куела. Менә ул рәхәтлек, тәмлүшкәләр белән матур җырлар тыңлап сыйланулары. Матур такмак әйтешүләре бүген дә исемдә.
Роза Галкина, Нина Семенова фотолары.