Кабат кисәтү: Татарстанда аэропорт ябылды һәм пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлгә кертелде

Түбән Кама аэропортында самолётларны кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Шулай ук Татарстан территориясендә пилотсыз очкыч куркынычы режимы кертелде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Искәртеп үтәбез, бүген төнлә республика территориясендә ракета куркынычы режимы гамәлдә иде.