МАХта парковкаларга түләү мөмкинлеге булдырылачак һәм бакчачылар өчен чатлар ачылачак

Быел сентябрь аенда МАХ мессенджерында яңа сервис – Казандагы парковкаларга түләү сервисы пәйда булачак һәм бакчачылык ширкәтләре чатлары ачылачак.

Республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин шулай дип белдергән. Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, әлеге хезмәтләр “Госуслуги РТ 2.0” кушымтасында пәйда булып, МАХта да алардан файдалану мөмкинлеге ачылачак.

Мессенджер аша республика башкаласындагы парковкаларга, шулай ук Вознесение тракты аша, Татарстанның башка юллары аша узу өчен түләп булачак. Сүз уңаеннан, һәр саен Казанда парковкаларга 500 меңнән артыграк түләү алына. Моннан тыш бакчачылар өчен бакчачылык ширкәте идарәсе белән аралашуның уңайлы форматы булдырылачак. Республикада 1 миллионнан артыграк бакчачы һәм 975 бакчачылык ширкәте бар. Алар фикер алышулар, җыелышлар үткәрү өчен чатлар оештыра алачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.