2026 елда Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр булган 108 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла. Бу Татарстандагы 3123 гаиләне яңа торак белән тәэмин итәргә һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүгенгә еллык планның 38,3 процентны үтәлгән. Гомуми мәйданы 57,7 мең квадрат метр булган, 1119 фатирлы 10 йорт кулланылышка тапшырылган.
Республиканың зур шәһәрләрендә актив төзелеш бара. Казанда 774 фатирлы 5 торак комплекс төзелеп беткән, шуның белән беррәттән, 1528 фатирлы тагын 5 йорт төзелә. Чаллыда 942 фатирлы 6 йорт сафка бастырыла, Түбән Камада 170 фатирлы 2 йорт төзелә. Шулай ук Әгерҗе, Арча, Менделеевск, Кукмара, Сарман һәм башка районнарда йортлар төзелә.
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2005 елдан бирле тормышка ашырып килә торган социаль ипотека программасы Россия өчен уникаль булып кала бирә. 21 еллык эш дәвамында 8,5 миллион квадрат метрдан артык торак кулланылышка тапшырылган, 138 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан.
Социаль ипотека отышлы шартларда торак сатып алырга мөмкинлек бирә. Заёмщиклар еллык 7 процентлы кредитны 10 проценттан башланган беренчел взнос белән 28,5 елга терки ала. Фатирлар чиста бизәлеш белән сатыла, ә аларның бәясе базар бәясеннән 30 процентка арзанрак. Хисапка басканнан соң балалары туган гаиләләргә өстәмә 200 мең сум компенсация түләнә.
/Татар-информ