Казанда бер хатын-кыз, роддомга килеп җитәрәк, машинасында бала тапкан

Казанда яшәүче Виктория Абызова нарасыен бала тудыру йортына килеп җиткәндә генә машинасында дөньяга китергән.

«Татар-информ» 7 нче шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, 39нчы атна белән киткән Викториянең 3 февраль иртәсендә тулгагы башланган. Башта «күнегү»дер, дип кенә уйлаган, ләкин ул көчәйгәннән-көчәйгән. Шунда инде бәби табарга озак калмавын аңлап, ире Евгений белән үз машинасына утырган да бала тудыру йортына юл тоткан.

Хастаханәгә җитәрәк, суы киткән. Ире, роддом янына килеп туктауга, бинага йөгереп кергән дә табибларга хатынының машинада бала таба башлавын әйткән һәм янә хатыны янына «очкан». Бу вакытта инде нарасыйның башы күренгән. Тууга, баланы биләүсәгә төреп куйган.

«Шуннан соң ананы носилкага салып, ашыгыч төстә операцияләр бүлмәсенә алып керделәр дә, сабыйның кендеген кисеп, аналыкны тәртипкә китерделәр тегәсе урыннарны тектеләр. Әлбәттә инде, нарасыйның сәламәтлеген тикшерделәр», – дип сөйләп үткәннәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Виктория белән Евгений улларына Дима исемен кушкан. Табиблар әйтүенчә, бала тудыруда кыенлыклар килеп чыкмаган.