«...кыңгыр салган калфагың» яки Сувенир халык булмауның чик сызыгы кайдан үтә?

«...кыңгыр салган калфагың» яки Сувенир халык булмауның чик сызыгы кайдан үтә?

Минем бу темага уйлануларымны бер җепкә тезәргә этәргән вакыйга Габдулла Тукайның Әдәби музеенда Иске Татар бистәсе тарихына багышланган китап проектының тәкъдим ителүе булды.

  • Китап 160 биттән торачак, рус һәм татар телләрендә басылып чыгачак. Китапны Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Юлбасма» нәшрияты бергәләп әзерли. Китап бистә тарихы турында коры фактлардан гына тормаячак, анда яшәүчеләрнең, танылган нәсел варисларының истәлекләре аша язылачак. Әлеге вакытта Апанаевлар, Камаллар, Үтәгановлар, Каюм Насыйри һәм башкаларның нәсел дәвамчылары истәлекләр белән уртаклашкан.

Шунысы кызык – Иске татар бистәсе тарихы турындагы китапның оригиналы рус телендә әзерләнә (авторлар — «Тарихи мохит» оешмасы директоры Элина Табакчи һәм тарихчы, мәдәният белгече, режиссёр, «Татар хатын-кызы дөньясы» проектына нигез салучы Энҗе Дусаева) һәм аны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина татар теленә тәрҗемә итәчәк.

Җәмәгать, Иске татар бистәсе тарихына багышланган китапны татар телендә яза алырлык белгечләребез калмаган икән, без нинди киләчәк турында сөйләшә алабыз? Безгә туган телебездә китап язарга да ярамыймыни? Без татар тарихы сакланган бистә турында үз телебездә яза алмыйбызмы? Чын татарча итеп чәкчәк белән өчпочмак кына пешерә беләбезмени соң хәзер?

Мондый пессимистик уйлар миндә генә түгелдер инде... Шушы пессимистик уйларны бер җепкә тезеп карыйк әле.

ххх

Дөньяда глобализация процесслары барганда, аның тәгәрмәчләре милли мәдәният өстеннән дә изеп уза. Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» пьесасында: «Дөньяның асты өскә килгәндә, нигә безнең кыз аста калырга тиеш?» – дигән сүзләре бар. Дөньяның асты өскә килгәндә нигә минем мәдәниятем аста калырга тиеш әле дип, аста калмас өчен җан фәрман тырышып ятыш. Нинди юллар беләнме? «Печән базары»ннан алган милли бизәкле значокны тагып куюдан башлап, Карнеги-холлга барып татарча җырлап кайтуга кадәр (бер мәртәбә)... Аның тегесе дә, монысы да кирәк.

Әмма без рухилыкны да, матдилекне дә тигез алып бара алырбызмы дигән шикләр туа – сер түгел. Чөнки татарлыкның матди атрибутлары ягы баса бара кебек тоела башлый да, гафу итегез, калфакка ук димим инде, милли бизәкле значокка бойкот белдерәсе дә килә башлый (тьфу, тьфу, әйттем исә кайттым). «И дөньялар, суверенлык дигән кайчандыр татар өчен кызыклы һәм модалы (гафу!) сүздән сувенирлык дигән кисәтүле сүзгә таба атлап барабыз түгелме?» дигән уй чагылып уза. Чәкчәк-өчпочмак, калфак-түбәтәй, хәситә-изүләр татарлыкның бер атрибуты, әйе, ләкин алар безне кая алып барып чыгарыр соң – бу хакта уйланабызмы? Бу мәсьәләдә алтын урталыкны сайлый алырбызмы?

Хәтерлисезме, 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Республика Татарстан» газетасы өчен авторлык мәкаләсендә үз киләчәгебезне «сувенир халык» булуда күрмәвебез турында басым ясап нык итеп әйткән иде.

Кайда ул сувенир халык булмау чиге? Телебез байлыгын, тарихыбыз тирәнлеген, мәдәниятебез киңлеген без калфак-изү, өчпочмак-бәлеш, тәрәзә йөзлегенең матур бизәкләре белән алыштырырга маташмыйбызмы? Визуаль сәнгать белән артык мавыгуның рухи байлыгыбызга алмашка килү куркынычы юкмы? Ялтыравык тәңкәләргә алданмыйбызмы?

«Шигырь бәйрәменә» параллель итеп «Печән базары»н кую шәхсән минем өчен үзенә күрә бер «апокалипсис» иде

Бу темага уйлануларга этәргән тагын бер вакыйга былтыр булды. Камал театрының яңа бинасы ачылып килгән вакытларда — 26 апрель көнне — аның ялтыравыклы фойесы «Печән базары» өчен кулланылды. «Шигырь бәйрәме»нә параллель итеп «Печән базары»н кую шәхсән минем өчен үзенә күрә бер «апокалипсис» иде – артык драмалаштыруым өчен гафу үтенәм. Аны оештыручыларның (Татар яшьләре форумы һәм әлеге проектның башында торган иптәшләр) Татарстан Мәдәният министрлыгын да уңайсыз хәлгә куюы бик уңайсыз килеп чыкты (каламбур өчен гафу үтенәм).

Әйе, Шигырь бәйрәменең яңа форматлары, татар әдәбиятының конкурент була алмавы турында борчылган кыяфәт чыгарып акыл саткан булабыз. Ләкин шигърият белән базарны каршы куярга ярый идеме? Шунысы да кызык — кайчандыр татар мәдәнияте өчен яңалык булып килеп кергән «Печән базары» алга таба татар дөньясында үз урынын табармы? Әллә Шигырь бәйрәме өчен соралган яңа форматлар Печән базарының үзенә кирәк булырмы? Чөнки «Печән базары»на зур конкуренция булып (булса кирәк) Казанда Уникаль осталар үзәге барлыкка килде.

  • Казанның ЦУМы Уникаль осталар үзәге (Центр уникального мастерства) итеп яңартылды. Гомуми мәйданы 53 мең. кв.м. Аның 31 мең кв.м.лы тарихи блогында гына да халык һөнәрчелегенең 18 юнәлеше буенча 68 остаханә урнашкан. Аларда 79 резидент – осталар һәм креатив индустрия вәкилләре эшләячәк: тимерчеләр, чүлмәкчеләр, зәркән осталары...
  • Мөгаен, ЦУМның нигезенә нәкъ менә «Печән базары»н салып булыр иде. Бәлки, ул салынгандыр да... анысын төгәл белмим... әмма бераз читкә киткән кебек күренсә дә, шул уңайдан бу темага бәйле бер ризасызлыкны да язып үтәсем килә. «Печән базары» проектының нигезендә торучыларның берсе – журналист Гөлназ Бәдретдин татар дизайны һәм модасы дөньясында ике әһәмиятле вакыйга булып, үзенең икесенә дә (Милли музейда «Җеп» күргәзмәсе һәм ЦУМ ачылышы) чакырылмавына ризасызлык белдерә. «Мине генә түгел, «Печән базары»н оештыручыларның берсен дә чакырмаганнар. ЦУМның ачылу тантанасын әйтмим дә, пресс-турга да чакырмадылар. Ә бит ЦУМ пространствосын оештыручылар ел дәвамыында төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Бөтен дизайнерларга хәбәр итәргәме? Әлбәттә! Техзадание җибәрергәме? Хәзер эшлибез аны! Керамика белән эшләүчеләрнең, курчак ясаучыларның һәм башкаларның контактларымы? 5 минут! ЦУМ җитәкчелегенең 300ләп хезмәткәр табу планнары турында укыдым. «Печән базар»н оештыручылар белән дә эшләргә теләмәгәч, халык һөнәрчелеген аңлаучы шулкадәр кешене каян табар икән соң алар...» – дип яза Гөлназ.

Милли проектлар турында язганда «Печән базары»н да, ЦУМны да рухи байлыкка каршы кую максатым юк. Чөнки «Печән базары» тулы бер фестиваль буларак, лекцияләр, кино-театр проектлары һәм башкалар белән тулыландырылган мәдәни чара иде. ЦУМда рухи байлык ни дәрәҗәдә булыр, әлегә мәгълүматым юк, ләкин Татарстан китап нәшриятының мәйданчыгы тәгаен булачак. «Үзем чыктым мин аларга. Анда безнең мәйданчык булачак һәм ул китап сату белән генә чикләнеп тә калмаячак. Анда төрле осталык дәресләре дә үткәреләчәк», – диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин.

Рөстәмнәр булганда матди матурлыкка рухи матурлык өстәләчәк әле дигән өмет бар – бирсен Ходай!

Марсель Галиев: «Милләтне саклыйбыз дип калфактан культ ясарга ярамый»

«Түбәтәй-калфаклар киеп кенә татар булып кала алырбызмы?» – дип сорадым халык язучысы Марсель Галиевтан. «Тел бетеп бара бит – беренче чиратта шунысын карарга кирәк», — диде тере классик. «Мәктәпләр татар телен җүнләп укыта алмый — аларга гына ышанып булмый, күз буяуга гына кайтып кала. Законнарда бит тел өйрәтергә ярамый, диелмәгән... Милләтне саклыйбыз дип, калфактан культ ясарга ярамый. Рухи чаралар кирәк. Без бит үз тарихыбызны да белмибез. Балаларыбыз мәктәптә өйрәнгән тарихны гына белә», – дип дәвам итте ул уйланып.

Марсель Галиевның 2018 елда «Интертат»ка биргән интервьюсында: «Без беренче стадияне үтеп барабыз. Тел беренче буында бетә, икенче буында моң кала, бу ике буында хәтер кала. Аннары хәтер дә бетә, өченче буында моң да. Мәскәү татарларын күргәнем бар минем шундый — татарча җырлыйлар рәхәтләнеп, кушылып сөйләшә белмиләр. Тел, моң беткәч, халык теләсә нинди милләткә әверелә», – дигән сүзләре хәтердә яңгырады.

ххх

Туксанынчы елларда күпләр татар булып түбәтәй киеп канатланып йөргән чакларда Мөхәммәт Мәһдиев кайсыдыр бер газетага интервью биргән ди (бу вакыйганы Әлмәт язучысы һәм журналисты Рәфкать Шаһиев сөйләде). Журналистның «Бүгенгесе көндә бөтенесе диярлек татарлыгын күрсәтеп түбәтәй кия башлады. Сез ник түбәтәй кимисез?» дигәнрәк соравына Мөхәммәт ага: «Беренчедән, түбәтәй кию генә ул әле татар булдым дигән сүз түгел, икенчедән, миңа түбәтәй килешми», – дип җавап биргән ди.

Рауза Солтанова: «Милли мәдәниятнең визуальлеге этномәдәни тәңгәллектә зур роль уйный»

Шушы теманы уртага салып, Милли музейның «Җеп» күргәзмәсендә очрашып, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова белән сөйләштек.

Рауза Солтанова: «Мин сувенирны милләт байлыгына каршы куймас идём, сувенир да аның бер өлеше. Без туристларны сувенир белән җәлеп итәбез, чөнки ул үтемле – бәясе дә зур түгел, сумкага да сыя. Ә бит кечкенә генә төймә аша да без бөтен тарихыбызны, милли традицияләрнең бөтен байлыгын күрсәтә алабыз – нинди традицион материалдан, нинди бизәкләрне кулланабыз, аны нинди композицияләр белән куябыз. Шул ук тарихи әйберләрнең яңа формалары да булырга тиеш. Шуңа күрә, визуализация — культураның бер өлеше дип әйтер идём. Без бит бөтен әйберне күз белән күрәбез – ул безнең визуаль культура. Аның үз үзенчәлекләре бар һәм ул бервакытта да тукталып тормый. Элек озынлыгы 80 сантиметрга җитә торган калфаклар булса, ХХ гасыр башында ул кечкенә генә мөгез формасында булып калган. Болар безнең милли тәңгәллегебез маркеры. Шуңа күрә дә сувенирлар зур әһәмияткә ия.

Милли мәдәниятнең визуальлеге этномәдәни тәңгәллектә зур роль уйный. Визуаль образлар таныш билгеләрне, символларны һәм мәгънәләрне берләштерә һәм алар тарихны, рухи кыйммәтләрне һәм традицияләрне чагылдыручы уникаль тәэсирләр барлыкка китерә. Визуаль символика, тулаем алганда, идентификация һәм сигнализация өчен зур әһәмияткә ия.

Әмма бүгенге көндә артык визуализация белән мавыгуның кире ягы да булырга мөмкин: артыкка китсә, традицион мәдәнияткә куркыныч та тудыра ала, чөнки визуаль индустриянең стандартлаштырылуы негатив нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Беренчедән, бу тәңгәллекнең югалуына китерә ала. Экраннарда, матбугатта еш күрсәтелеп ияләштерелгән әйберне «визуальләштерелгән идеал» итеп кабул күреп, шуңа омтылырга мөмкин. Икенчедән, әзер визуаль образларны тагу да бар. Мәсәлән, зәвыксыз күрсәтелгән әйбер стандартка әйләнеп китсә, тәнкыйть күзлегеннән карау мөмкинлеге булмаган кеше аны ышанып таратырга мөмкин – чөнки аның милли мәдәният буенча белеме юк. Болар нәтиҗәсендә эмоциональ культураның кимүе килеп чыга. Визуальлек белән артык мавыгу артык рациональлек, формализм, механик кабул итүгә китерә ала».

«Җеп» күргәзмәсе

Бүгенге көндә уңышлы визуализация мисалы итеп Рауза Солтанова Милли музейда үткән «Җеп» күргәзмәсен китерде. Анда үткәннең һәм бүгенгенең элементлары чагылуына: татар костюмының традицияләре дә, дизайнның заманча тенденцияләре дә булуына басым ясады. Борынгылыкны бүгенге көн белән тоташтыра белергә кирәклеген әйтеп, сүзен куәтләү өчен рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов постерларын мисалга китерде. Алар әлеге күргәзмәгә куелган иде.

«Монда инде мәгърифәтчелек дибез, агарту булырга тиеш. Музейларның роле зур икәнен аңлыйбыз. Пётр Сперанскийның 1948 һәм 1954 елларда чыгарган «Милли орнамент» китабы бөтен белгечләр өчен үрнәк. Каталоглар, конференцияләр, күргәзмәләр булырга тиеш. Болар аша дөрес итеп карау оптикасын тудырырга кирәк. Бу белем гаиләдән дә, мәктәптән дә килә», – дип дәвам итте галимә.

Рауза Солтанова фикеренчә, визуаль элементларны саклау ысуллары түбәндәгеләр:

1. Визуаль архивлар булдыру – анда мәдәни практиканы, ритуалларны һәм ышануларны чагылдырган фоторәсемнәр, иллюстрацияләр һәм видеолар туплана ала.

2. Мәдәни мирас күргәзмәләре һәм фестивальләре оештыру. Заманча технологияләр һәм мультимедиалы чаралар аша яшь аудиторияне кызыксындырырга була.

3. Остазлык программаларына ярдәм сорала – алар тәҗрибәле осталарны яшьләр белән тоташтыра ала – бу мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгына китерә.

Татар милләтен саклау өчен телсезләр һәм милләт тарихын белмәүчеләр нык тырыша башлады. Бушка түгел, әлбәттә...

Әмма Рауза Солтанованың бер фикере миндә күпмедер дәрәҗәдә каршылык тудырды. «Кемдер бу юнәлештә эшләргә алынган икән, аларга ярдәм итәргә кирәк. Былтыр «Алтын мөнбәр» фестивале тантанасында кызлар милли фольклорыбызга интерпретация ясарга тырышканнар иде. Әмма алар аның үзенчәлекләрен өйрәнмәгән булып чыкты, күзгә ташланган әйберләрне генә алганнар, эчтәлегенә кереп китә алмаганнар. Тирәнтен өйрәнмәгәннән төрле хилафлыклар килеп чыга һәм алар киноларда да, театрда да күзгә ташлана...» – диде ул.

Ярдәм итәргә... Әйе, ярдәм итү – бик саваплы сүз. Ләкин теманы белмәгән кеше техзаданиесе буларак теманы белү соралырга тиешле чараларга (ни пычагыма) алына икән? Оештыручыларга да шул ук сорау: азмы-күпме бюджеты булган ул чараларны нигә белемсезләргә ышанып тапшырырга? Белемлеләр юкмы? Тәгаен юкмы? Әллә алар бюджет чараларын оештыру тирәсенә «әрсезләр урманы аша» үтеп керә алмыймы?

Хәзер, кызык бер әйбер күзгә ташлана. Татар милләтен саклау өчен телсезләр һәм милләт тарихын белмәүчеләр нык тырыша башлады. Бушка түгел, әлбәттә. Бюджет тирәсендә буталу гына да түгел, үзләре проектлар тәкъдим итеп, грантлар юллап, дигәндәй. Бу да яхшы, сүз дә юк. Ләкин тел беткәндә ул проектлар кем өчен соң? Калфаклы телсезләр кем өчен эшли? Аларның продукциясен кем кулланырга тиеш?

«Без үз киләчәгебезне туган телне, мәдәниятебезне, милли, рухи һәм әхлакый юнәлешебезне, динебезне саклауда күрәбез. Татарча әйбәт сөйләшәсеңме, дини йолаларны үтисеңме – болар ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Татар булу – үз халкың белән тыгыз бәйләнеш тою дигән сүз. Әгәр дә син ата-бабаларың сөйләшкән телне өйрәнергә теләсәң, без ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. Без туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез, бәлки киләчәктә синең дә бу эшкә катнашасың килер», – дигән иде Рөстәм Миңнеханов алда телгә алынган мәкаләдә.

Әйе, дөрестән дә, татар проектларында катнашырга теләгән кешеләргә дә, гомумән, һәр кешегә тел өйрәнү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, Казан мэриясе тел өйрәнү курслары уздыра. «Интертат»ның элеккеге баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов «Тел ачкычы» тел өйрәнү клубын башлаган. Кыскасы, өйрән генә! Инглиз телен өйрәнергә мөмкинлекләрен дә, өйрәнү өчен акчасын да табабыз бит әле, өйрәнми тормыйбыз. Ә татар проектлары ясаучы кешеләрнең исе дә китми, имеш, өйрәтмәгәннәр аңа. Хәзер өйрән – кем комачаулый? Милләт дип янасың икән, акча бирсәң милләт хакына таулар күчерергә әзерсең икән... күрсәт, иң кимендә, милләтең хакына туган телеңне өйрәнергә әзерлегеңне!

Калфак тегә беләбез, чәкчәкне дөньяга күрсәттек, интернет киңлекләрендә сыйфатлы татарча контент җитештерергә дә өйрәнсәк...

Әйе, калфак белән түбәтәйгә килгәндә, алар яхшы нәрсә, әлбәттә. Хезмәт хакым рөхсәт итсә, мин дә матур хәситә алып тагуга каршы килмәс идём. Хәзер аларны сайлап алу мөмкинлеге дә бар – үзебезнең барлыгыбызны күрсәтү өчен без матди киңлекне милли продукция белән тутыра башладык: Аллага шөкер, үзебез дә ясыйбыз (кыйммәт булса да, кул эше арзан тора алмый чөнки), кытайлар да булыша (аларныкы арзанрак).

Ләкин үзебезнең барлыгыбызны ныграк күрсәтү өчен без цифрлы киңлекне дә милли контент белән тутырырга тиеш ләбаса. Ясалма зиһен (ИИ) өчен дә контентны без әзерләп бирергә тиеш ләбаса. Менә анысына әлегә рәтебез җитеп бетми – килешәсезме?

Линар Закиров: «Башкалар да аңласын» принцибы аркасында телебез, ни кызганыч, зур тизлек белән бетеп бара инде»

Шушы урында Мәскәүдә китапханәдә узган түгәрәк өстәл утырышында журналист, блогер, интернет киңлегендә татар телендә контент булдыручы «Әйтче» проекты авторы Линар Закировның чыгышы искә төшә. Менә аның блогер буларак эшләп, социаль челтәрләрне милли күзлектән анализлап туган нәтиҗәләре:

  1. Милли, ягъни, татар телле сыйфатлы контентка ихтыяҗ бик зур, әмма социаль челтәрләрдә сыйфатлы контент коточкыч аз.
  2. Татар телен сакларга кирәк дип сөрән салучылар арасында да туган телдә иркен сөйләшә алмаучы шәхесләр күп. Юкса, мантыйк буенча, алар башкаларга үрнәк күрсәтү йөзеннән, татар телен өйрәнеп, татарча сөйләшергә тиеш. Әнә, озак еллар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе булган Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшендә татар телен ныклап өйрәнергә мәҗбүр булды.
  3. «Татарлар сувенир милләт түгел», диләр. Минемчә, киресенчә, социаль челтәрләргә карасак, без нәкъ менә сувенир милләткә әйләнеп барабыз да инде. Татар телендә иң күп карау җыючы видеолар нигездә әби-бабай, туган як (авыл), чәкчәккә бәйле.
  4. Минемчә, милли контент татарлык белән генә чикләнмичә, туган тел бөтен өлкәләрдә яңгырарга тиеш: матурлык, бизнес, төзелеш, техника, медицина, туризм, сәяхәт... Ләкин социаль челтәрләрдә бу өлкәләрнең берсендә дә татар теле яңгырамый. Чөнки милли контент акча китерми.

4 нче пунктына мисал итеп ул татар телле контент белән монетизация ясап булмауны, булган очракта да 20 мең карау җыйган видеоларга 20-50 сум түләнүе турында әйтә. «Ни кызганыч, татар телендә эшләүче милли блогерларга федераль мәйданчыкларда үсәргә мөмкинлек юк, шуңа да бөтен өмет Татарстанда», – ди. Контентны башта татарча эшләп русчага күчеп киткән блогерларның шактый булуын искәртә. «Андый блогерлар татар телен кулланмауны: «Бөтен кеше дә аңласын өчен русча сөйлибез», – дигән сылтау белән аклый. «Башкалар да аңласын» принцибы аркасында телебез, ни кызганыч, зур тизлек белән бетеп бара инде», – ди ачынып.

Линар Закиров татар артистларының да социаль челтәрләрдә халык белән татарча аралашмавына басым ясый. «Әгәр артист аудиториягә яраклашып, туган телдә аралашуны өстен күрми икән, димәк, аудитория дә татар телен өйрәнүне кирәк дип тапмый. Юкса, Татарстанның атказанган һәм халык артистлары исемен йөртүче иҗат әһелләре дәүләттән бүләк белән җаваплылык та алып дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга үзләреннән өлеш кертергә тиеш», – ди.

Линарның тәкъдимнәренә килгәндә, алар нәкъ менә хәзер җитмәгән мәгърифәтчелек темасына барып тоташа, гәрчә блогерларның төп өлешен мәгърифәтчелек белән тәңгәлләштерү катлаулырак булса да. Линар түбәндәге пунктларны тәкъдим итә:

  1. Виртуаль яссылыкта татар телен үстерү потенциалы бик зур. Иң мөһиме – халыкка кызык булырдай, игътибарны җәлеп итәрлек, күңелле дә, мәгънәле дә, ягъни төрле форматтагы тапшырулар, подкастлар, рилслар эшләргә кирәк. Балалар, үсмерләр өчен милли контент бөтенләй юк диярлек. Бу бушлыкны кичекмәстән тутыру зарур.
  2. Татар телендә сыйфатлы контент булдыру өчен төрле профессиональ өлкәләрдә эшләүче һәм татарча сөйләшә алучы белгечләрне җәлеп итәргә, һөнәри аккаунтлар булдырырга кирәк. Татар телендә яшәешнең төрле өлкәләренә караган кыска-кыска киңәшләрдән башлап, зур форматлы ток-шоуларга кадәр эшләү мөһим.
  3. Халыкны социаль челтәрләрдә үзе артыннан ияртә алырдай лидерлар кирәк. Бүгенге шартларда блогерлар нәкъ менә шундый вазыйфаны башкаручы затлар буларак кабул ителә дә инде. Татар телен танытучы көчле блогерларны әзерләү мөһим. Халык үзенә көчләп таккан лидерларны кабул итми, шуңа да халыкка кызык булган блогерларны табып алып, аларга юнәлеш күрсәтү зарур.
  4. Бөтендөнья татар конгрессы каршында социаль челтәрләрдә татар телен үстерү буенча аерым бүлек булдырырга тәкъдим итәм. Мин аны креатив индустрияләр агентлыгы яки продюсерлык үзәге буларак күзаллыйм. Ул халыкка милли контент эшләү өчен стимуллаштыру чараларын тәкъдим итәргә, бу эшне контрольдә тотарга тиеш булачак.
  5. Милли блогерлар ассоциациясен булдыру бик зарур. Җәмгыятьтә блогерларның роле дә, аларга йөкләнгән җаваплылык та арта бара. Килеп туган проблемаларны чишәргә алынганда, теге яки бу мәсьәлә буенча үз мөнәсәбәтен җиткергәндә, блогерларның саллы фикере яхшырак ишетелсен өчен, шундый ассоциация булдырырга кирәк, дип саныйм.

Ирада Әюпова Шүрәлене күрсәтте һәм шигырь укыды – журналистлар Шүрәлене күрде, шигырьне «ишетмәде» – кем гаепле?

Теманы дәвам итеп, соңгы яңалыкларның берсе — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Федерация Советы утырышындагы чыгышы. Россиядә мәдәният хезмәткәрләре һәм халыкара театр көне алдыннан уздырылган утырышта министр трибунага Шүрәле курчагы белән чыкты һәм 2024 елда Шүрәлегә патент алыну вакыйгасын бәян итеп, әлеге проблемадан җиңеп чыга алуыбыз турында сөйләде. Чыгышының азагында Ирада Әюпова Габдулла Тукайның 140 еллыгы, татар театрының 120 еллыгы турында һәм аның оештыручылары арасында Тукайның да булуын искәртте — Тукайның «Театр» шигыреннән өзекне рус теленә тәрҗемәдә укыды: «Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр». («Театр — и зрелище и школа для народа, Будить сердца людей — вот в чем его природа!»)

Ә беләсезме мин нәрсәгә игътибар иттем?! Ирада Әюпова, беренчедән, Шүрәле белән чыкса, икенчедән, Тукай шигырен укыды. Әмма бу хакта язылган хәбәрләрнең барысында да башисемнәрдә министрның Шүрәле белән чыгуы тасвирланган иде, Тукай шигырен укуы башисемдә күрсәтелмәү түгел, текстта да бик әйтелмәде.

Димәк, без министр йөзендә дәүләтнең бу мәсьәләдә ике якны да тигез алып баруын күрәбез (Шүрәлене визуаль күрсәтте, шигырьне укыды).

Әмма журналистика визуальлекне аерып алды – «Министр Шүрәле белән чыкты» дип язды, «Министр шигырь укыды» димәде. Ә минем өчен Ирада Хафизҗановнының ул утырышты Тукай шигырен укуы да кадерле иде – шәхсән мин аны баш исемгә дә чыгардым. Бу шигырь яңгыравы затлы-зыялы укучыларыбызга да кадерле булгандыр дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә, Ирада ханым!

«Без үз киләчәгебезне халкыбызның мәдәни мирасын саклауда һәм баетуда күрәбез...»

Азактан Рөстәм Миңнехановның алда телгә алынган «Республика Татарстан» газетасы өчен авторлык мәкаләсе текстыннан кайбер юллар:

«Без үз киләчәгебезне туган телне, мәдәниятебезне, милли рухи һәм әхлакый юнәлешебезне, динебезне саклауда күрәбез.

Без үз киләчәгебезне үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәттә күрәбез. Безнең тарих – архив документлары һәм истәлекле даталар җыелмасы түгел, ул – күтәрелешләрдән һәм түбән төшүләрдән торган, лаеклы үтелгән олы юл, һәм ул халык хәтерендә сакланырга тиеш. Безнең тарих – бөтендөнья һәм илебез фәненә, мәгарифенә, мәдәниятенә, сәнгатенә һәм башка иҗтимагый әһәмиятле өлкәләренә өлеш керткән һәм кертәчәк күренекле шәхесләр ул.

Без үз киләчәгебезне халкыбызның иҗади башлангычларын үстерүдә күрәбез. Йөрәктән агылучы татар моңы, сәнгатьнең төрле төрләрендәге традицион татар үзенчәлекләре модага һәм заманга бәйле түгел. Халыкның мәдәнияте аның белән бергә яши, үсә һәм үзгәрә. Ул – аның көзгесе.

Без үз киләчәгебезне халкыбызның мәдәни мирасын саклауда һәм баетуда күрәбез...

Без үз киләчәгебезне нәрсәдә күрмибез? «Сувенир халык» булуда. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый, ә юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак».

TOP