Чаллы янындагы бер авылда өч бала ятим калды.
Тукай районы Кече Шилнә авылында яшүче күпбалалы гаиләдә фаҗига булды. 39 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде.
Кичтән йокларга яткан хатынын иртән ире уята алмаган: хәләле йоклаган вакытта үлгән.
Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары хатын-кызның үлем фактын раслады, ә үлем сәбәбен морг хезмәткәрләре ачыклаячак.
Гаиләдә 13, 16 яшьлек кызлар һәм 13 яшьлек малай ятим калды. Бу гаилә Кече Шилнәдә йорт алып күптән түгел генә яши башлаган булган.