Россиядә 500 меңнән артык кеше MAX аша больничный кәгазен япкан

Россиядә яшәүче ярты миллионнан артык кеше больничный кәгазен МАХ илкүләм мессенджеры аша дистанцион форматта ябу мөмкинлегеннән файдаланган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Яңа сервис вакытлыча эшкә яраксызлык чорын медицина учреждениесенә бармыйча гына тәмамларга мөмкинлек бирә. Моның өчен табиб белән онлайн-консультация үтәргә генә кирәк.

Документ әзер булганнан соң пациентка мессенджер эчендәге «Дәүләт хезмәтләре» чат-боты аша хәбәр килә. Системадан файдалану өчен кушымтада рәсми сервисны эзләп табарга (бот верификация тамгасы белән билгеләнгән), «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.