Яраларың белән яратырмын (3нче бүлек)

Яраларың белән яратырмын (3нче бүлек)

– Нәрсә, син, шулчаклы, корсаклы хатыннардай мышныйсың, көчең җитмиме әллә?

– Асиянең башына кан йөгерде, ни әйтергә белми телсез калды; "Йә Ходай, белсәләр, бригададан куарлар, декретка да чыга алмый кайтып китәрме? Түзәргә, ни генә булганда да бирешмәскә!" – Әйдә, күтәр, киттек, – диде Асия, каушавын сиздермәскә тырышып.

– Нәрсә, син, шулчаклы, корсаклы хатыннардай мышныйсың, көчең җитмиме әллә? – Асиянең башына кан йөгерде, ни әйтергә белми телсез калды; "Йә Ходай, белсәләр, бригададан куарлар, декретка да чыга алмый кайтып китәрме? Түзәргә, ни генә булганда да бирешмәскә!" – Әйдә, күтәр, киттек, – диде Асия, каушавын сиздермәскә тырышып. Ул да бит, сыер савып, кырык литрлы флягалар ташып үскән: "Бирешмә, Асия, җебемә, кирегә юл юк!"

Хәзер шул чакларны исенә төшерә дә тетрәнеп куя, ничек түзде, ничек баласы төшмәде? Без капчыкта ятмый – беленде. Беленгәч, бөтенесе тагын көтүдәге гарип бәбкәгә караган кебек карадылар. Кем мескен дип җәлләде, кем мыскыл итеп өстән аска карады. Эштә ничек тә көн үтә, ә кайткач, минут саен Рифатын уйлап елый, сагынуга түзәрлек түгел, кайтасы, әнисенең тәмле ипиен, токмачлы ашын туйганчы ашыйсы, аннан, яраткан мендәренә чумып, берни уйламыйча, ятып йоклыйсы килә. Килеп бер атна эшләгәч, туган якка хат язды, кире адресны язарга утыргач кына үзенең Яр Чаллы шәһәренә – КАМАЗ төзелешенә килеп эләккәнен аңлады. Юк, ул монда калмаячак, кайчан да булса туган ягына кайтып китәчәк, ә хәзергә... түзәргә кирәк. Рифаттан да хат килә торды: "Мин озакламый ял алам да киләм", – диеп язды. Асия көтте, яраткан кешегә шулчаклы ышанасың икән: һәр бер сүзе алтын бәясенә тора. Хат саен: "Отпуск бирмәделәр..." Әнисе:

"Сагынасыңдыр, бала, сагынганны мәтрүшкә чәе баса", – диеп, кипкән мәтрүшкә, каклаган сарык ите белән мичтә бәрәңге телемләп киптереп, посылкалар салды. Ул аны шундый саклап кына, елый — елый ашады. Их...

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып

Тыңлар идём үлән үскәнен,

Тыңлар идём чалгы тавышларын,

Кичке җылы җилләр искәнен.

Асия эчтән генә җыр башлады, тик күз яшьләре җыр сүзләрен бүлеп, тамак төбенә төер булып

утырды. Сагыну, көтүдән дә газаплы ни бар микән тагын? – диеп, мәтрүшкәле чәй белән күз яшьләрен бергә йотты. Кемгә бәхет китерә бу мәхәббәт дигәнең? Гашыйк булганда син бәхетлеме, әллә иләс-миләс җүләргә әйләнәсеңме? Тик менә хәзер генә аңлыйсың, таяк ике башлы шул: бер башында – берәү, икенчесендә – әлегә бер ярым. Аһ, ул тилмереп көтүләр... Ә беркөнне Рифаттан хат килде, ул анда:

"Булачак әбигә кунакка бардым, каты кунак булганмын, хәтта йоклап калганмын", – диеп язган. Рифат өйләнә??? Асиянең күз аллары караңгыланды, аңы томаланды, болай да әнә-менә өзеләм диеп торган сабырлык ташлап качтымы, тиз-тиз киенде дә кибеткә чапты. Аннан олы-олы таблеткалы таракан агуы сатып алып кайтты. Исе дөньяга таралды, эчә алмагач, ул аны ашка салып ашады, баллы чәйгә салып болгатып эчте. "Яши алмыйм, ардым", – диеп, идәндә ауный-ауный елады. Асия башта караватына менеп ятты да күзен йомды. "Эчтә бала дулый, җан бирәбездер", – диеп уйлады. Юк шул, булмады, кызлар кайтып кереп бүлмәдәге сасы искә аптырап эзләнә торгач, хәлне аңлап алып, аны караваттан сөйрәп төшереп костыра башладылар, күрше бүлмәдән медик кызлар керделәр. Тулай торак шулай шул инде, бер гаилә кебек яши. Кемдер сүкте, кемдер авызына сөт салды, тик ашыгыч ярдәм чакыртмадылар, белсәләр, утыртып та куярлар дип, иртәнгә чаклы анык янында үзләре кайнаштылар. Ике көн тартышып косты. Туарга язган булса, туа, яшәргә язган булса, яшисең икән. Үлә алмагач, нишлисең, кире эшкә чыгарга туры килде. Таракан агуының исе тагын бер атна эченнән килеп йөрде. Аның хәлен бер Маша апа гына аңлый, борчыла иде. – И бала, ни эшләдең син, яныңа якын килерлек түгел бит, таракан агуы исе аңкып тора.– Маша апа олы яшьтә булса да серләре уртак иде. Берничек тә ярдәм итә алмаудан гаҗиз иде ул. – Син түз инде, түз, бар да үтәр, – диюдән ары китә алмады, бригадагады кайбер "аҗдаһа" лардан да рәнҗетергә бирмәде.

Көз җитте, җиңел эшкә: басуга чөгендер, кишер, кәбестә йолкырга җибәрделәр. Инде беренче кар төшкән, җир дә туңа башлаган. Басуда тездән саз, өстән карлы яңгыр ява, аякта резин итек – кул-аяклар өшеп-куырылып ката. Зур-зур чөгендерләрне трактор арбасына ату да җиңел түгел. Беркөнне тракторчы, җиргә сикереп төште дә ачуланып кычкырды: – Нишләп йөрисең монда, авызыңа җиткән бүксәң белән? Бар, кайтып кит! – Абый, мине монда эштән "легкий труд" ка җибәрделәр бит, ничек китим ... – Йа, Аллам, монда нинди җиңел эш булсын ди, җиңел булса, бөтен кантур монда булыр иде, кайчан бетәр бу җирдә ахмаклык? – дип сөйләнә-сөйләнә киредән тракторына менеп утырды, тик озак тормый яңадан төште.

– Әйдә, кабинага менеп утыр, әйдә-әйдә, – дип этеп диярлек кабинага утыртты һәм үзе дә аның янына менеп утырды. Термос алып кружкага кайнар чәй койды. – Мә, эч, эчеңә җылы керсен.– Чәйдән тәмле алма, кара җимеш исләре таралды. Каз тәпие кебек кып-кызыл булып каткан кулларын кружкага сузды. Аны шулай җәлләүче булуданмы, күңеле тулып, җепшеп китте: ике күз яше эчә торган чәенә шып итеп тамды. – Әй, бала-бала, конторга бар да әйт, эшли алмыйм диген, салкын тидерәсең бит, – диде агай аталарча борчылып. – Асия яшьле күзләрен тракторчы абыйсына күтәрде.

– Рәхмәт, абый, чәең бик тәмле. Миңа тагын бер ай түзәргә кирәк, аннан декретка китәм. – Нинди бер ай ди ул, синең ирең урынында булсам, бер адым да өйдән чыгармас идём. Үзләре бала гына, бала табалар... Үзеңне сакларга кирәк! Асия трактордан төшеп эшенә тотынды. Әйе, ирең булса, шулай булыр иде дә бит, юк шул, дип, үз алдына сөйләнде, күз яшьләрен яңгыр юа торды. Асия көн дә лычма су булып кайта да егыла. Бүлмәдә электр плитәсе бөтенесенә берәү, һәркем үзенә аерым ашарга пешерә, аның кәстрүленә чират җиткәнче ул инде арып йоклап та китә ...Декретка тиклем бер ай саз ерды, түзде. "Әйе, бу – аның хатасы, бу – аның язмышы. Ул бит килеште язмышы белән, бүтәнне көтми дә бугай... Инде бу дөньядан китә алмагач, яшәргә кирәк. Малай тусын, әтисенә охшасын, ул аны беркем белән дә бүлешмәячәк, туйганчы үзе генә яратачак". Шулай да – көтте, бөтенләйгә түгел, хәлен белергә булса да килеп китәр, бәлки ярдәм итәр, бәбине больницадан алып чыгарга да бернәрсә әзерләнмәгән. Заманасы шундый: кибеттә алыр әйбер юк. Өйрәнчекнең акчасы– җитмеш алты сум. Шулай да, көн дә кибет юлы таптый торгач, әйберләр туплады азрак. Рифат акча салмады. Үзенең яраклы бер киеме дә калмады – кечкенә буена – тау чаклы корсак. Әнисе җибәргән пальтосының өстәге ике төймәсен генә эләктереп була иде. Билгеле инде, әнисе бу хәлләрне белмәде. Көннәр буе башында кайнаган уйлардан арыныр өчен йокы белән котылмакчы булды Асия – ашарга да барлы-юклы, башын төрде дә йокларга тырышты. Рифаттан хатлар килә. Һәрвакыттагыча: әнә-менә киләм, әлегә акча юк... – диеп яза. Ул алдар дип башына да килмәде. Тулай торакның коридорлары караңгы шуңа күрә, аяк тавышлары ишетелсә, ишеккә карап тынсыз катып кала: килгәндер ишекне таба алмый йөридер, менә хәзер килеп аның ишеген кагар, тик... аяк тавышы аларның ишеген үтеп китә. Асия, көчкә тын ала да, көчкә барып урынына егыла, йә шунда ишек төбенә утыра да тавышын чыгармый гына үксеп елый. Һай, авыр да соң көтүләре, шушы берничә секунд аның бар көчен, хәлен ала иде . Уйланудан башы чыкмый: "Килеп керсә, танымас та инде, җәй чыгып киткән ябык, кыска чәчле бала-чага түгел инде. Аның карый, сипкелләре әллә кая качып бетте, юксаң, ул шундый сипкелле иде бит".

Үсмер чагыннан бер кызык хәл исенә килеп төште. "Бәләкәй чагыннан фермадан кайтып кермәде – "сыер чире кагылган" – фермага чыгып китә иде дә әнисенә, башка савымчыларга да сыер савышып кайта иде. Шуңадыр, бишенчене бетерүгә, каникулның беренче көнендә үк бригадир килеп керде: "Әйдә, туганым, Рәмзия апаңның сыерларын савып торгын әле, подменныйлар юк, дояркаларны ялга җибәрергә кирәк", – диеп сорагач, шатланып риза булды. Җиденче сыйныфны бетергәч, аны бригада белән Уралга ук җибәрделәр. Урыс авылына урнаштырдылар: бөтен бригадалары белән бер карчыкка фатирга керттеләр. Яшьлек бит, кичен җыелышып клубка, кинога, шунда урыс егетләрен дә карарга чыктылар. Асия дә, чәчен икедән ак бантиклап үреп, үзенчә зур кыз булып, клубка килде. Керүгә, үзенә карап торган бөдрә чәчле егеткә бер карап: күрче, гел Пушкин, дип уйлап куйды. Берничә көн шулай читтән бер-берсен күзәттеләр. Ә беркөнне көтелмәгән хәл булды. Сөт белән битне юсаң, сипкел бетә, дигәнне ишеткәне бар. Көн дә иртән, кич сыерны сава да, савып беткәч, соңгы куе тамчыларын учына савып битенә сөртә, савым беткәндә бите берилле каймакка ката, җитмәсә, тиреңне тарттырып ялтыратып куя. Шулай сыер савып утырганда, берәү: "Здрасти!" – диде. Асия күтәрелеп карады да телсез калды, каршысында "Пушкин" басып тора! Ул нидер сөйли, Асиянең башына берни сыймый, берни аңламый сыер астында утыра бирә. Өч тиенлек русчасын да онытты. Көчкә зиһенен җыйды. Ул да булса, егетләр ике "матай" белән аларны алырга килгәннәр икән, чөнки җәйләү авылдан ун чакрым читтә ята иде. Асия үзенчә: "Нельзя, Хәмзә абый ругается", – дип аңлатты. Ә ул һаман елмаеп аңа карап тора бирде. Хәмзә абый рөхсәт итте. Беренче тапкыр (!)егетләр белән матайга утырып кайтып киттеләр.

Юлда кайтканда "кәҗә матай" ның алгы озын көзгесенә күзе төште: көзгедән аңа " Пушкин" елмая, әзрәк үрелеп караса... үзен күреп, бер секундка чак һушын югалтмады: бите ап-ак, онга төшкән тычкан кебек, каш-керфекләр төрлесе төрле якка таралып ябышып катканнар, хәтта маңгай чәчләре дә анда-монда ябышып шакылдап катып, битне ялтыратып тарттырган, әйтерсең япон гейшасы. Асия, чеметеп кенә тотынып утырган җиреннән, "Пушкин"ның биленнән кысып кочаклады да башын аның артына яшерде. Әллә анысы бик дулкынланып китте көтелмәгән хәлдән, китте "Кәҗә матай" уйнаклап әле бер якка, әле икенче якка, чак аумадылар – көчкә тыеп турылады егет. Хәзер уйлый да көлеп куя: кояш нурлары ул чаклы куе сөт катламын үтеп керә алмагандыр, ә менә хәзер каядыр үзләре үк юкка чыктылар. Еллар-еллар, яшьлекне генә түгел мәңге бетмәс сипкелне дә алып китәләр икән шул".

Асия көтте. Менә килер, ярдәм кулын сузар, яратмаса да җәлләр. Өмет, өмет кенә булып кала шул. Рифатны гаепләмәде. Үзе, тик үзе генә гәепле: нык ышанды, нәрсәгә өметләнде, хәзер ник көтә? Декретка чыккач, аны "сохранение" га салдылар, куанды – бердән, алар ышанычлы кулда, икенчедән, анда ашау бушка. Тик анысы да газап булды, бергә яткан хатыннар икесе дә бик иркә, көйсезләр. Аларга ни генә ташымыйлар: чикләвек тә, җимешен дә...Ә алар: андые кирәк, мондые кирәк дип , и көйсезләнәләр, и таптырталар – авызларын ашаудан бушамый, тик бер нәрсәләре белән дә бүлешмиләр, әйтерсең монда Асия бөтенләй юк. Аларны башка кеше бөтенләй кызыксындырмый: икесе узышмактан мактаналар, ах-ух киләләр. Асия күберәк коридорда йөри, өч тапкыр ашау җитми, шулай да – өч ашау бит ул! Корсак – таудай, икәү булмагае дип куркып та куя. Янына килүче-китүче юк, ә бәбиләгәч ни булыр, кем каршы алыр? Үзенең исәпләве буенча, яңа елга каршы – утыз бере көнне туарга тиеш, ә табиблар унбишенче декабрьгә куйдылар, кем ялгыша. Ул елны, җитмеш сигездән җитмеш тугызга чыкканда, шундый каты суык килде, хәтта иллегә җитте салкын. Салкыннар утыз бере иртән үк сиздерде: батареялар шартлады, җылы бирү бетте, аннан ут та юкка чыкты. Тулай торакта җылылык та, ут та калмады. Төштән соң бүлмәдәш кызлар үз танышларына таралып беттеләр, Наилә белән Наташа да бригадирларына куна киттеләр. Асия булган бөтен киемен өстенә өйде. Ярый әле аягына кияргә әнисе җибәргән киез итеге – пимасы бар, пәлтәсен дә киде, булган бер кат юка одеялына төренде дә караватына барып ятып җылынырга тырышты. Ут булмагач, чәй дә юк: кичә кичтән чәй эчкән килеш. Ипиләр дә туңды. Алар яшәгән катта бер кеше дә калмаган, бар җирдә тып-тын. Ята торгач башына барып җитте: "Бу – аның соңгы төне, кычкырса да – беркем ишетми, бәбили башласа – ашыгыч ярдәм чакыртыр кеше юк. И, улым, безне кая күмәрләр икән, бер-беребезне күрми дә китәрбез микәнни ...Тууын тусаң, ничек тә үстерер идём әле". Сабыеның малай буласына һич шиге юк: малай тек малай! "Әтиең кебек матур, акыллы бала булыр идең, әтиең бик яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә аны хурлый алмыйм. Аһ, көне нинди. Без синең белән нинди сынау алдында калдык, иртәнгә чаклы әле ерак бит, балам, әгәр без бу зәмһәрир салкында катып үлмәсәк, киләчәктә югалмас идек тә. Үзе егылган – еламас, диләр, мин түзәр идём, егылсам да, туган ягыма кайтып еламас, әнигә күз яшен күрсәтмәс идем". Бөтен булган нәрсәне эче турысынарак капларга тырышты: үзе үлсә дә, иртәнгә чаклы бәлки бала әле җылыда исән калыр, дигән өмет бар иде. Йоклап китсә, башка уяна алмасын да аңлый, башына юньле уй да керми, киләчәк турында хыяллары да әллә кая юкка чыга барды: акрынлап-акрынлап, ак болытка төрелеп тирбәлеп, йокыга китә башлады. Коридорда кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелә, кемне эзлиләр? Ә ул кар өстеннән ап — ак күлмәк белән, яланаяк атлый...Кемдер аңа дәшә:

"Ася — а — а, Ася — а — а!" – аны чакыралар, селкиләр, өстериләр...

– Ася, вставай, умрешь ведь. Как твой курсак? О, Боже! Мин бит сине болниста дип белдем. Кызларың үзләре генә килгәннәр, ә син юк. "Кая Ася?" дип сорыйм: "Общагада калды..." диләр. Тор, туганым, тор әйдә. Мин сине үәебезгә алып чыгам. – Штукатурлар бригадасының бригадиры Дарья түти Асияне көчкә күтәреп аягына бастырды. Асиянең аяклары каткан, атлау – газап, һәр бармагы энәгә баскан кебек чәнчи. Иңбашына салып, Дарья түти аны ишеккә таба сөйрәде. – О, Иисусе, помоги, үтермә бу нарасыйларны: берсе менә-менә туарга тора, икенчесе әле яшәргә дә өлгермәгән... – Күзен генә калдырып Асиянең шәле өстеннән тагын бер кат шарф урап куйды: – Куркыныч салкын бүген, детка, исән калырга кирәк.

Мәңге онытылмас төн булды. Ут булмагач, лифт та эшләми. Бар көчләрен җыеп, сигезенче каттан капшана-капшана төшеп, урамга чыктылар. Яңа ел төне. Шартлаган торбалардан агып чыккан су ерганаклары катканакка әверелә бара: тышта илле градус салкын, хәтта һава, күк йөзе зыңлап тора. Бар җирне салкын томан сарган. Баганадагы тонык утлар яктысында егылмас өчен бер — беренә тотынышып йөгергән гәүдәләр шәйләнә. Дарья түтиләр ерак түгел , юл аркылы гына яшиләр иде. Шул араны да алар мең михнәт белән үттеләр. Дарья түти, Югары көчкә рәхмәтләр әйтеп юл буе үз догасын укыды: Слава Тебе, Господь, спасибо! Бар да яхшы, бар да яхшы.

Тупсадан аякларын сөйрәп алуга, икесе тиң идәнгә аудылар. "Аллага шөкер! Исән калдылар..." Җылы өйгә килеп кергәч тә үзенең исән калуына ышанмыйча торды: "Йә Аллам, миңа җибәргән ярдәмең, мәрхәмәтле кешеләрең өчен мең — мең рәхмәт!" Асия ишек катында шым гына елый, кычкырып әйтергә көче дә, хәле дә юк иде.Дарья түти аны тагын өч көн кайтармады, тулай торакка җылы биргәнче үзләрендә тотты. Табигатьнең үз законнары бар икән бит: каты салкында маллар да, балалар да тумый – салкыннар үткәнне көтә икән, Алла саклый икән аналарны, туачак сабыйларны да. Улын һәм үзен дә декабрь кырлачыннан Аллаһ саклап калды. Ир бала, дөнъяга туганын белдереп, унынчы гыйнварда гына сөрән салды. Дүрт кило да алтмыш сантиметр!!! Бәбәли алмыйча бер тәүлек интекте. Әй ачуланып та куйды соң акушер хатын: "Үзең чебурашка чаклы, балаңны фил чаклы үстергәнсең, – дип, пычак белән ярып җибәрде. – Ялкауланып йоклап ятасыз да таба алмыйсыз", – дип сүкте. Асия: "Әйе, апа җаным, йокладым да, үстердем дә, әллә ниләр дип сүк, без исән калдык!" – дип, кул сыртын тешләп, тавышсыз гына елады.

Яралары озак төзәлде.Бала тудыру йортыннан унынчы көндә генә чыгардылар, анда да Дарья түти бригадасыннан кызларын җибәргән: өч кыз килеп алып кайттылар. "Дарья түти – изге җан! Тик мин сиңа берничек тә ярдәм итә алмадым. Дарья түтиләрнең үз балалары юк иде, шуңа күрә алар алты айлык бала алып үстергәннәр. Асия килгәндә Андрюша өченче сыйныфта укый иде инде. Искитмәле матур бала, күренеп тора: ни урыс, ни татар. Азак Дарья түти әйтүенчә, әнисе – татар, әтисе – кара халык икән. Әнисе аны бала тудыру йортында калдырып чыккан. Шул баланы матур гына үстереп ятканда, Дарья түтинең ире кинәт үлеп китте. Асия дә яшәргә иске шәһәрдән Яңа шәһәргә күчте – юллар аерылды. Алар, бер унбиш елдан соң, бакчада очраштылар. Дарья түти ул чакта бик каты гына сала башлаган иде, аңа ияреп, Андрюша да. Кызганыч иде, кешедән ишетүенчә, Дарья түти бакчасында үлеп яткан, өч көннән соң гына тапканнар. Андрей өйләнеп, эчеп китүе аркасында әнисеннән калган өч бүлмәле фатирын, гаиләсен югалтты, урамда калган дип ишетте. Кызнаныч, шундый яхшы кешеләрне хәрәм елан агуы юкка чыгара. Асия аны һәрчак яхшылык, җылылык белән искә ала. Гел уйлый, борчыла: "Дога юллар кешеләре дә калмады бит, әллә чиркәүгә кереп шәм куйыйм микән... Ярый, туган яклардан йөреп килим дә, берәр чиркәүгә кереп чыгармын".

Зифа Кадыйрова

(Дәвамы бар.)