Бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышы узачак.
Утырышта ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә. Утырышның көн тәртибенә барлыгы 15 мәсьәлә, шул исәптән республиканың алты закон проекты кертелгән. Алар барысы да беренче укылышта карауга әзер.
Утырышны сылтама буенча туры эфирда карарга мөмкин булачак.