Бүген район үзәгендә иң кадерле бәйрәмебез – Бөек Җиңүнең 81 еллыгы тантаналы рәвештә һәм зур бәйрәм төсендә билгеләп үтелде.
Район Башкарма комитеты бинасы каршындагы бәйрәм үтәчәк мәйданда иртәдән үк сугыш турындагы «Смуглянка», «Солдатлар», «Бөек Җиңү» һәм башка җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Аларның һәркайсы тантанада катнашучыларны ерак бабаларыбыз ятып калган елларга алып кайтты. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: быелгы бәйрәм республикабызда игълан ителгән Хезмәт фидакарьлеге һәм хәрби батырлык елына багышланды. Халкыбызның тарихта якты эз калдырган батыр уллары, хезмәт казанышлары искә алынды. Райондашларыбызны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов халыкка республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Ветераннарга кызыл канәферләр тапшырылды, зәңгәр күгебезгә, тынычлык билгесе итеп, ачык төстәге шарлар очырылды.