«Бер елдан ул йөзек белән кайтты»: татар егетенә кияүгә чыккан Замбия кызы Нгамбо тарихы

«Бер елдан ул йөзек белән кайтты»: татар егетенә кияүгә чыккан Замбия кызы Нгамбо тарихы

Марат исемле татар егете белән гаилә корып җибәргән Замбияле Нгамбоны социаль челтәрләрдә бик яратып карыйм. Татарча җыр-биюләр өйрәнеп, мәдәниятебезгә хөрмәт күрсәтүе белән җәлеп итте ул күңелне. Аннан ниндидер бер тыйнаклык, нәфислек тә бөркелеп тора. «Интертат» кояшлы Замбиядән кечкенә татар авылы Сидәшкә килеп урнашкан Нгамбо белән таныштыра.

«Әти-әниемне һәм милли ризыкларыбызны бик сагынам»

Нгамбо татар һәм рус телләрен иркен итеп аралашыр дәрәҗәдә белми әле. Шуңа безгә инглиз телендә, тәрҗемәче кушымталар аша язышырга туры килде.

Нгамбо — Замбия башкаласы Лусакада туган. Тиз үсеш алучы зур мегаполис булса да, Лусака Россия шәһәрләреннән бик нык аерылып тора. Анда бездәге кебек биек биналар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Россия, беренче чиратта, Нгамбоны биек, күпкатлы йортлары, мәһабәт биналары , архитектурасы белән гаҗәпкә калдырган. Ләкин ничек кенә булмасын, туган ил, туган җирдән дә кадерлесе юк инде ул. Туып-үскән җире Нгамбоны гел үзенә тартып тора икән. «Инде берничә ел Россиядә яшәвемә карамастан, мин дә үз илемне, якыннарымны, милли ризыкларыбызны бик сагынам, — ди Нгамбо.

Нгамбо Лусакада үзен һәрвакыт яратып көтеп торучы зур гаиләсен калдырып кайткан. «Без гаиләдә дүрт бала — ике апам һәм бер энем бар. Әтием — отставкадагы полиция хезмәткәре, әнием бизнес белән шөгыльләнә. Әти-әниебез безне кечкенәдән мөстәкыйль итеп тәрбияләде, үздисциплинага өйрәтте. Әлеге сыйфат миңа бүгенге көндә дә бик нык ярдәм итә», — ди, якыннары белән горурланып, Нгамбо.

Һөнәре буенча Нгамбо — укытучы. Ләкин Россиягә кайткач, аңа укуын вакытлыча калдырып торырга туры килгән. Әңгәмәдәшем 5 җирле телдә һәм инглизчә иркен сөйләшә. Әкренләп рус һәм татар телләрен өйрәнеп килә. Нгамбо үзе өчен рус теленең бик авыр бирелүен, әле аны ныгытып өйрәнер өчен шактый вакыт кирәк булачагын да билгеләп үтте. Ә менә татар теле аның өчен рус теленә караганда күпкә җиңелрәк тоела. Пермь өлкәсе Сидәш авылында яши башлау белән Нгамбо чиста татар телле мөхиткә килеп эләгә. «Татар теле өйрәнү өчен бик гади тел сыман, минем өчен бердәнбер кыенлык — кайбер хәрефләрнең әйтелеше, алар бер-берсенә шулхәтле охшаш. Шулай ук авылга кайтып, татарча сөйләмне ишеткәч тә, минем өчен ул бик тә үзенчәлекле, хәтта, ничектер, ясалма тел сыман тоелды. Гәрчә, өйрәнү өчен рус теленнән җиңелрәк тел булса да», — ди ул.

«Безнең мөнәсәбәтләр зур сынау узды»

Инде язманың иң кызыклы өлешенә күчик. Марат белән Нгамбоның танышу һәм кавышу тарихына килсәк, ул бераз кино сценариен хәтерләтә. Язмыш аларны очраклы рәвештә генә очраштыра да, кавыштырып та куя. Марат — популяр видеоблогер, төрле җирләргә сәяхәт итәргә, аларны үзенең язылучыларына да күрсәтеп барырга ярата. Шундый сәяхәтләренең берсендә ул Замбиягә килә һәм бер җирле блогер белән видео төшерә. Нгамбо исә ролик янында комментарий язып калдыра.

«Марат минем комментарийга шунда ук игътибар иткән. Озак та үтмәде, ул миңа социаль челтәрләрдә смс язды. Бераздан без аның белән языша башладык, телефон номерларыбыз белән алмаштык, — ди ул.

Ләкин яшьләр социаль челтәр аша аралашып тору белән генә чикләнеп калмыйлар, күрешеп сөйләшергә булалар.

«Мин булачак иремне беренче тапкыр күргәндә, бик гаҗәпләндем: Марат үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә иде. Ләкин мине барыннан да бигрәк аның инглиз телен бөтенләй белмәве аптырашта калдырды. Баксаң, ул минем белән тәрҗемәче кушымталар аша аралашкан икән. Шуңа да, бер-беребезне бер күрүдән ошатсак та, күзгә-күз очрашып сөйләшү шактый уңайсыз булды», — ди ул.

Марат тимерне кызуында сугарга өйрәнгән татар егете. Ул аптырап тормый, шактый тәвәккәл адым ясый — Нгамбога очрашып йөрергә түгел, ә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә.

«Мин ул чакта рәхәтләнеп көлдем. Минем өчен әле яңа танышкан кешенең тәкъдим ясавы бик кызык тоелды. Мин Маратка бер-беребезне яхшырак өйрәнү өчен вакыт кирәклеген әйттем», — дип искә ала Нгамбо.

Ләкин Марат белән Нгамбоның озаклап очрашып йөрү мөмкинлеге булмый. Атна-ун көннән Маратның визасы бетә һәм аңа Россиягә кайтып китәргә туры килә.

«Шушы вакыт эчендә безнең мөнәсәбәтләр зур сынау узды — ара ерак булу сәбәпле, аңлашылмаучанлыклар да булмый калмады, әлбәттә. Ләкин төгәл бер елдан Марат минем яныма кулына йөзек тотып әйләнеп кайтты. Әти-әнием белән танышты, миңа бераз уйларга вакыт бирде һәм без никахыбызны рәсмиләштерергә булдык», — ди Нгамбо.

Маратны, Сидәш авылының гап-гади татар егетен Нгамбоның әнисе бер күрүдән ошата һәм яратып кабул итә. Ә менә әтисе, кызының дөрес карар кабул итүендә бераз шикләнә. «Иң беренче танышуыбызда ук Марат әтигә үзенең пычак һәм корал коллекциясен күрсәткән иде (көлә). Шуннан соң әти бик борчылды. Ләкин соңрак ризалашмый, килешми чарасы калмады», — ди әңгәмәдәшем.

  • Татар егете Марат Дәүләев белән Африка кызы Нгамбоның никахы булды

«Россиядәге беренче кышны өйдән чыкмыйча уздырдым»

Рәсми рәвештә Замбиядә язылышсалар, никах мәҗлесен Нгамбо белән Марат Россиягә кайткач, кияү егетенең туган авылында, барлык якыннарын җыеп, зурлап үткәрәләр. Шулай итеп, чит илдән килгән сылу өчен чын татарча авыл тормышы башлана. Авыл халкы Нгамбоны яхшы каубл итә. Тел киртәсен ихлас елмаюлар алыштыра, Нгамбога хөрмәт белән карыйлар. Ул инде үзен биредә чит итеп хис итми. Өлкәнрәк буын кешеләреннән аерым бер игътибар булуга да күнегә Нгамбо. «Кайбер әбиләр мине әле дә кулларын каш өстенә куеп, гаҗәпләнеп күзәтә, авылда кара тәнле кеше яшәвенә күнегеп бетә алмыйлар», — ди ул, көлеп.

Сидәшкә килеп төшкәч, Нгамбо таң кала – урамдагы мамыктай йомшак карны да, эчендә миче булган бүрәнә йортларны да, мунчаны да ул үз гомерендә беренче тапкыр күрә. Болар барысы да аның өчен әкият сыман тоела. Ләкин соңрак, аны гаҗәпләндергән матур кыш Нгамбо өчен чын сынауга әверелә.

«Беренче кышны өйдән чыкмыйча диярлек уздырдым. Кышын урамда йөрергә яратмадым, мич ягылган җылы өйдә утыруны кулайрак күрдем, — ди ул. Кышның зәмһәрир суыкларын җәй алыштыра. Бу вакытта Нгамбо җылы белән бергә чебен-черки күп булуын авыр кичерә. Кыскасы, ят климатка ияләшү өчен аңа шактый вакыт кирәк була.

  • Пермьдә туып-үскән татар егете Африкадан алып кайткан хатынына кар көрәтә

Марат — үзе авылда туып үскән егет буларак, тормыш итү өчен дә тыныч авыл тормышын кулайрак күрә. Шуңа да яшьләр авылда торып калалар. Нгамбо да әкренләп авыл тормышына ияләшә. Башта әти-әниләре белән яшәсәләр, хәзерге вакытта Марат белән Нгамбо кечкенә генә аерым йорт алып җибәргәннәр. Хәзер икәүләшеп шуны төзекләндерү эшләре белән мәшгульләр икән.

«Әлегә минем көндәлек тормышым бераз бертөрлерәк, ләкин аннан да ямь табарга тырышам. Табак-савыт юам, өйләрне җыештырам, тәмле-тәмле ризыклар пешерәм, нәни кызыбызны карыйм. Үзебез мал-туар асрамыйбыз, терлек тоту мәшәкатенә чумып өлгермәдек, — ди Нгамбо. – Ләкин Маратның әниләрендә сыер-сарыклар да, тавык-чебеш тә күп. Андагы эш барыбызга да җитәрлек», — ди ул.

Седәштә яши башлагач, әңгәмәдәшемә үзенең рационын тулысынча үзгәртергә, башка ризыкларга ияләшергә туры килә. Алай да, ул үзенең яраткан милли ризыкларын әзерләү юлларын да таба. Мәсәлән, Замбия халкының популяр ризыгы ншиманы еш пешерә икән.

«Бу кукруз оны, ит һәм яшелчәләрдән пешкән ризык. Дөрес, онның составы бездәге кебек булмагач, аның тәме бераз башкачарак килеп чыга.

Әкренләп татар халкының милли ризыкларын пешерергә дә өйрәнеп киләм. Һәрхәлдә, өчпочмак һәм чәк-чәк белән таныштым инде. Ләкин манты, варениклар һәм эремчек пирогы әзерләүне кулайрак күрәм, — ди ул.

«Татарча бию хәрәкәтләре – бик йомшак һәм табигый»

Зур шәһәрдән кечкенә генә авылга күченгән Нгамбоның, көндәлек мәшәкатьләр белән тулы тормышы күңелсездер дип уйлый күрмәгез тагын. Әңгәмәдәшем бөтен нәрсәдән дә кызык таба, яраткан шөгыльләре дә җитәрлек. Ул инде шактый күптәннән социаль челтәрләрдә үзенең сәхифәсен үстерә. Ул блогын әле Марат белән танышканчы ук алып бара башлаган. Хәзер ул үзенең язылучыларын татар авылындагы тормышы белән таныштыра. Ул бик яратып язылучылары белән аралашам һәм аларның кайберләре аңа бүләкләр дә җибәрәләр икән.

Нгамбоның тормыш иптәше Марат шулай ук актив рәвештә блогерлык белән шөгыльләнә. Бу гаиләнең кызыклы тормышын «Марат Дәүләев» дигән ютуб-канал (Россиядә тыелган социаль челтәр) аша да карарга була.

Нгамбоның социаль челтәрләргә куйган видеоларын карап та сокланасың. Татарча җырларны да, милли биюләребезне дә, кайбер татарларның үзләренә караганда да остарак башкара ул.

«Мин кечкенәдән музыка белән бәйле бар нәрсәне дә — җырларга да, биергә дә ярата идём. Туган илемдә бию белән шөгыльләндем. Шуңа да, үзебезчә ритмнарга күнеккән кеше буларак, татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнүнең бер кыенлыгы да булмады, алар миңа бик йомшак һәм табигый тоелалар, — ди ул.

Нгамбо Сабантуйларда һәм башка милли бәйрәмнәрдә бик яратып чыгышлар ясый. Тормыш иптәше дә аның бу шөгылен хуплый. Татар эстрадасы артистларыннан Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев һәм Элвин Грей иҗаты белән кызыксына, аларның концертларын карау да бик ошый икән Нгамбога.

«Бүгенге тормышым белән кәнәгатьмен»

2023 елда Марат һәм Нгамбо Дәүләевлар гаиләсендә Ясминә исемле нәни кызчык дөньяга килә. Ул бүгенге көндә әти-әнисенең дә, әби-бабасының да зур сөенече.

«Кызыбызга әлеге матур исемне Маратның әнисе сайлады. Гарәпчәдән ул «ясмин чәчәге» дип тәрҗемә ителә. Кызыбыз өч телне — татар, рус һәм инглиз телләрен үзләштереп килә. Мин Ясминә белән инглизчә, Марат исә татарча сөйләшә. Кызыбызның беренче әйткән сүзе дә татарча, үзенең яшен аңлаткан «бер» сүзе булды, — ди ул.

  • Африка кызына өйләнгән татар егете Марат Дәүләевнең кызы туган

Күптән түгел генә Марат белән Нгамбо, кызлары Ясминәне дә алып, Замбиягә кайтып килгәннәр. Әңгәмәдәшем туган якларына бу сәяхәтнең үзе өчен хис-кичерешләргә, җылы күрешүләргә бик бай булуын да әйтте.

«3 ел читтә яшәгәннән соң мин, ниһаять, якыннарым белән очраштым. Әти-әниемне оныклары Ясминә белән таныштырдым. Ясминә — аларның беренче оныклары һәм безнең гаиләдәге катнаш никахтан туган беренче сабый. Якыннарым белән бергә уздырган һәр көн минем өчен аңалатып бетермәслек зур бәхет булды. Дөресен әйтергә кирәк, кире Россиягә һич кенә дә кайтасым да килмәде», — ди ул.

Әлбәттә, төрле континентларда туып-үскән, төрле тәрбия алган кешеләр корган гаиләдә аңлашылмаучанлыклар да булып тора. «Бик авыр булса да, без бер-беребезгә юл куярга өйрәндек. Проблемаларны зурга җибәрмичә генә хәл итәргә тырышабыз. Шуңа да, башка милләт кешесе белән гаилә корырга теләгән хатын-кызларга киңәшем шул — мондый никахлар читтән караганда гына әкияти тоела. Әгәр дә сез мораль һәм психологик яктан ниндидер корбаннарга барырга әзер булмасагыз, мондый мөнәсәбәтләргә керергә ашыкмагыз», — ди ул.

Әңгәмәдәшем үзе исә татар егетен сайлап, Россиягә күченеп кайтуына тамчы да үкенмәвен әйтте. Нгамбо фикеренчә, чын мәхәббәт һәм ихласлык теләсә нинди географик һәм мәдәни киртәләрне җимерә ала.

«Марат белән без ике мәдәниятне берләштергән уникаль афро-татар гаиләсе төзи алдык. Бирегә килгәч, үзем өчен бөтенләй ят булган тормыш рәвеше, татар халкының бик матур мәдәнияте белән таныштым. Мин үземнең үткәнемне — тәртипле, ихтирамлы, тормышны яратучан, шат күңелле итеп тәрбияләгән әти-әниемне бик яратам. Шул ук вакытта мин бүгенге тормышы белән канәгать, бәхетле кеше. Маратка кияүгә чыкмасам, үзем өчен бик ерак булган дөньяның икенче читен кайчан күрер идём икән? Иремә, Сидәштәге тормышыма, әйләнә-тирәмдә кайгыртучан, яхшы күңелле кешеләр булуына бик рәхмәтлемен», – диде ул.